Теләнче-Тамакта – «ҖырлаОКе»
Ферваль ае – бәйрәмнәргә бай ай. Шуларның барысын да берләштереп, Теләнче-Тамак авыл китапханәсендә ир-егетләребез өчен «ҖырлаОКе» бәйгесе үтте. Әлеге чарада Әфган сугышында катнашкан ветеран-авылдашларыбыз, чик буенда, танк гаскәрләрендә хезмәт иткән ирләр көч сынашты.
Ләкин биредә физик көч белән түгел, ә тавыш көче белән, җырларны яхшы белү осталыгы белән җиңәргә кирәк иде. Ир-егетләр һәрвакыттагыча сынатмадылар. Иң элек табышмаклардан нинди җыр турында сүз барганын белеп, шул җырның караоке вариантына кушылып җырладылар. Аннары татарча җырларның русча тәрҗемәсен тыңлап, җыр исемен әйтергә кирәк булды. Туган якны ярату, әти-әнигә рәхмәт хисе тулы җырлар да читтә калмады. Соңыннан барысы бергәләп хәрби җырларны да искә алдылар.