27 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Мәләкәс авылы урамына матурлап киселгән таш салдылар
Районыбыз авылларының йөзе күзгә күренеп үзгәрә. Күп функцияле яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, полиция участок вәкаләтлеләре өчен административ-торак комплекслары куллануга тапшырыла, клублар, мәдәният учакларына яңа сулыш бирелә. Һәр авылда ял һәм парк зоналары булдыру бурычы тора. Әле менә шушы көннәрдә генә Мәләкәс авылының мәктәп каршындагы тротуарга матурлап киселгән таш (брусчатка) түшәделәр.
-
Бүләкләү
ТР Президенты Указы белән республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «АГРОКӨЧ ТӨРКЕМЕ» ЯАҖ генераль директоры Илдар Шамил улы Гыймадиев «Татарстан Республикасы алдында хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде.