27 июль 2012 яңалыклары
-
Шилнәбашта Питрау
Шилнәбаш авылында һәр ел саен Питрау бәйрәме уздырыла. Инде ун елдан артык 12 июль көнне авылдашлар, бөтен эшләрен читкә куеп, бәйрәмгә җыелалар.
-
Көлтә бәйрәме
Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе ел саен Көлтә бәйрәмен үткәрә. Быел да шушы күркәм гадәт буенча Иске Абдул һәм Мерәс авыллары уртасындагы яланда Көлтә бәйрәме шаулап узды.
-
Адвокат Әлфия Хаҗиева: “Гадел юридик ярдәм – намус эше”
- Кемгә барырга? Ярдәм кайдан табарга? Һәммәбезнең дә үз гомерендә шундый сорау алдында калганы бар. Бәхәсләргә кермим, күңелсезлекләрне ничек булса да әйләнеп үтим дип тырышсаң да, син уйлаганча гына килеп чыкмый. Кызганычка каршы, бүгенге җәмгыятьтә беребез дә хокуклары, ирекләре бозылмас дип ышандырып әйтә алмый. Ә андый күңелсезлек, бәла-казага тарыганда кая...
-
Һава шартлары сылтау түгел – “Гигант” һәр елны мул уңыш ала
Бүген район басуларында бөртеклеләр 46242 гектарның 6596 гектарында теземнәргә салынды, 5812 гектарында суктырылды. Уракның темпларын киметмичә, кояшлы коры көннәрнең һәр сәгатен, һәр минутын җитештерүчән файдаланган хуҗалыкларда нәтиҗәләр дә куанычлы. "Гигант" ҖЧҖ басуларында 1010 гектардагы бөртеклеләрнең 590 гектары теземнәргә салынды, 413 гектарда, ягъни 41 процентында уңыш җыеп алынды. Темплар киеренке, уңыш...
-
Безгә казахлар килде
Кичә Татарстанга эшлекле сәфәр кысаларында Казахстанның Актүбә өлкәсе делегациясе "Чаллы-Бройлер", "Кама Бекон" җәмгыятьләрендә, орлыкчылык заводында булды. Кунаклар республиканың авыл хуҗалыгы тармагындагы алдынгы тәҗрибәне өйрәнә.
-
“Сударушка” Бөтенроссия фольклор коллективлары фестиваленә китте
Кече Шилнә авылы "Сударушка" халык фольклор коллективы Түбән Новгород өлкәсендә үтә торган VIII "Бәллүр ачкыч" фольклор коллективлары фестивалендә катнашачак. Кичә алар район мәдәният бүлеге җитәкчесе А. Җаббарова җитәкчелегендә юлга кузгалды. Фестиваль халык фольклорын таныту, киң тарату максатын күздә тотып үткәрелә. Анда катнашучылар өчен кызыклы программа әзерләнгән - халык уеннары, җырлы-биюле...