27 март 2015 яңалыклары
-
Әҗмәкәй авыл җирлегендә – Нәүрүз бәйрәме
-
Тукай районында буаларның ташуга әзерлеген тикшерәләр
Бу сишәмбедә ТР Министрлар Кабинетында үткән брифинг язгы ташу темасына багышланган иде. Анда республикада булган сулыклар янында тәүлек буена су күләмен тикшереп, күзәтеп тору постларын оештыру, сулыкларның ташуга әзерлеген, гадәттән тыш хәл чыга калганда хәбәр бирү системаларының төзеклеген тикшерү турында сөйләделәр. Бу атнада районда да әлеге мәсьәлә буенча махсус комиссия...
-
Апрельдән тукайлыларның социаль пенсияләре арта
1 апрельдән тукайлыларның социаль пенсияләре 10,3 процентка артачак. Федераль ташламага ия булган гражданнарга - ветераннарга, инвалидларга, радиация алучыларга, Советлар Союзы геройларына, Социалистик хезмәт геройларына һ. б. бер тапкыр бирелә торган айлык түләүләр 1 апрельдән 5,5 процентка индексацияләнәчәк. Дәүләт пенсия тәэминатындагыларның, айлык өстәмә тәэмин итү акчасының күләме һәм башка социаль түләүләр...
-
Иске Җиреклегә – балалар бакчасы, Комсомолец, «Татарстан» совхозы поселокларына юл кирәк
Иске Җирекледә бүген 1200 дән артык кеше яши, кечкенә генә авыл соңгы елларда зур поселокка әверелде. Төзелеш һаман дәвам итә, халык саны арта. Поселокта балалар бакчасы юк, мәктәпкәчә яшьтәге 150 баланы әти-әниләре Чаллыга йөртә. 27 март көнне «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси фиркасенең Татарстан Республикасындагы региональ җәмәгать кабул итү урыны җитәкчесе Татьяна...
-
«Чаллы яшелчәсе» җәмгыятендә быел бәрәңгене күбрәк үстерәчәкләр
Чит ил тарафыннан чикләүләр кертелгәч тә, кибетләрдә яшелчә, җиләк-җимеш бәяләре җәһәт кенә өскә үрмәләде. Кыш, яз башында болай да кыйммәтләнүче әлеге төр ризыкка якын да килмәслек хәзер. Шуңа күрә күпләр үзебездә җитештерелгән бәрәңге, суган-кишерне, кыяр-помидорны эзли. Ихтыяҗны истә тотып, яшелчә үстерүчеләр быел яшелчә мәйданнарын киңәйтер, шәт. «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында булып,...
-
Бүген “Мәгариф”проекты кысаларында Тукай районының иң яхшы укытучылары үз эшчәнлеге белән таныштыра
Бүген, 27 март көнне Тукай муниципаль районының хакимият бинасында "Мәгариф"милли проекты кысаларында ТР иң яхшы укытучыларын сайлау бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләр өчен Җәмәгатьчелек тыңлаулары уза. Җәмәгатьчелек тыңлауларының максаты - бәйгедә катнашучыларның үз эшчәнлегендә ирешкән уңышлары белән җәмгыятьне, башка педагогларны таныштыру. Конкурсны үткәрү кагыйдәләре буенча, бәйге нигезендә иң яхшы укытучыларны акчалата...
-
Тукайлылар утырту өчен чыршы, нарат, миләш сайлый
27 апрель көнне Татарстанда , елдагыча, "Бөтенроссия урман утырту көне" акциясе үтәчәк. Бу көнне республикада теләге булган һәр кеше агач утыртуда катнашырга мөмкин. Безнең районда әлеге чара бераз иртәрәк - апрель аеның 20 сеннән соң башланачак. Тукай муниципаль районы башлыгының киңәшчесе Галимҗан Зарипов хәбәр итүенчә, бездә, күпчелек очракта чыршы, нарат...
-
Тукайлылар өлкән кешенең социаль портреты турындагы эш белән бәйгедә катнаша ала
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында республикада «Россия пенсионерлары союзы»ның региональ бүлеге, Пенсия фонды һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты «Татарстанда яшәүче өлкән кешенең социаль портреты» дигән конкурс үткәрә. Бәйгедә аерым конкурсантлар, төрле оешмалар, җирле үзидарә органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала. Бәйгегә сугыш, Җиңү темасын, ветераннар язмышын үз эченә...
-
Яңа поселогы, Әҗмәкәй авыл җирлекләрендә Нәүрүз бәйрәме үтә
24 март көнне мәдәният хезмәткәрләре, төрле милләт киемнәрендә , борыңгы бабаларыбыз гореф- гадәтләрен яңартып, бизәлгән атта Нәүрүз бәйрәмен үткәрү өчен кибетләрдән ярма, май, сөт һәм балаларга бирү өчен татлы ризыклар жыйдык. Чит ил машиналары элдерткән заманада , элеккечә бизәлгән ат белән йөрү үзе бер могҗиза , күңеллелек , рухи байлык....
-
Юбилей медальләре тапшыру һәр авыл җирлегендә бәйрәмчә үтә
Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшыру һәр авыл җирлегендә тантаналы итеп уздырыла. Мондый чаралар районда март ае дәвамында барды. Күптән түгел Түбән Суыксу һәм Калмия авыл җирлеге ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре дә әлеге медальләргә һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.
-
Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында тукайлылар да катнашты
Үткән атнада Казан шәһәрендә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең IV җыены үтте. Әлеге чарада районыбыз фермеры Минталип Миңнеханов та катнашты. Җыенда авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче эшмәкәрләрне борчыган һәртөрле мәсьәләләр күтәрелде, аларның мәнфәгатен тулырак яктырту турында сүз барды. Моннан кала, җыенда катнашучыларның чыгышларын тыңлап һәм авыл хуҗалыгы бизнесы проблемаларын төрле яктан тикшергәннән...