26 сентябрь 2014 яңалыклары
-
«Милләтләр кроссы – 2014» спорт чарасында 3146 кеше катнашты
20 сентябрьдә, шимбә көнне, Круглое Поле поселогы җирлегендә «Татарстан кроссы - 2014» массакүләм спорт чарасы үтте. Кросста районның барлык авыл җирлекләреннән 3000нән артык кеше катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары да, җитәкчеләр дә, район хакимиятендә эшләүче белгечләр дә, полиция хезмәткәрләре дә актив булды.
-
ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» дигән махсус чара үткәрә
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте тарафыннан төрле чаралар күрелүгә карамастан, район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре кабатлана тора. Юл йөрү кагыйдәсен күрә торып бозучылар, тупас хаталар ясаучылар юлларда аз түгел. Транспорт чараларын йөртүчеләрнең кагыйдә үтәвен һәрдаим контрольдә тоту - һәлакәтләрне киметүнең бер юлы. Шуны истә тотып, район ЮХИДИ бүлегенең шәхси составы даими рәвештә...
-
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартырга уйлаучыларга 1 октябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк
Федераль ташламаларга ия гражданнарның социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукы да, шул ук вакытта аннан баш тарту хокукы да бар. Законда шулай ук социаль хезмәтләр җыелмасының бер өлешеннән генә баш тарту һәм аны акчалата алу да каралган. Социаль хезмәтләр жыелмасы 2014 елның 1 апреленнән айга 881 сум 63 тиен тәшкил итә....
-
«Безнең иң яхшы директор» исемле грант оттылар
Бәтке урта мәктәбе директоры Зөлфия Даутова белән Кнәз урта мәктәбе директоры Люция Сәлахова «Безнең иң яхшы директор» дип исемләнгән Татарстан республикасы грантын оттылар. Зөлфия Исхаковна белән Люция Равильевнаны олы да, мәртәбәле дә җиңүләре белән коллегалары ихлас котлады.