26 июнь 2013 яңалыклары
-
Сабан туена Бугурусланга баралар
Республиканың һәр районы чит төбәкләргә барып милли бәйрәмебез - Сабан туен үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Быел безнең район Бугуруслан Сабан туенда катнаша. Бәйрәмгә баручылар 29 июнь көнне сәфәргә чыгарга тиеш. Сабан туенда Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак.
-
Саранча килә, корткычлар котыра
Чулман елгасы тамагында урнашкан 10 гектарлы утрауда саранча тапканнар. Бу бөтен нәрсәне рәттән ашап бара торган куркыныч бөҗәк утрауның яртысына хуҗа булып алган. Корылык аркасында башка төрле корткычлар да быел бик нык үрчегән. "Камский" хуҗалыгында моңа кадәр бер дә күрелмәгән кузька дигән жук табылган. Ул да бик куркыныч икән. Болар...
-
“Алмаз” хуҗалыгына яфраказык әзерләүдә булыштылар
Кнәзлеләр авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова белән берлектә, мәдәният йорты, китапханә, «Лебедушка» белән «Солнышко» балалар бакчалары хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, коммуналь хуҗалык эшчеләре, «Шәфкать» социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Алмаз» хуҗалыгына яфраказык әзерләргә булыштылар. Әлеге өмәгә шулай ук авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова җитәкчелегендә шилнәбашлылар да бердәм булып чыктылар.
-
Корылыкта бәрәңге төбен өяргәме, әллә юкмы?
Фермер Миңнеханов "икенче икмәкне" үстерү серләренә өйрәтә Минталип Исмәгыйль улын районыбызда яхшы беләләр. Тырыш фермер ул. М. Миңнеханов ала торган бәрәңге уңышы белән тагын кайсы хуҗалык горурлана алыр икән? Бүген фермер көзен мул уңыш алу өчен бар көчен куеп эшли.