25 ноябрь 2013 яңалыклары
-
«Әниемә – тәмнүшкә» бәйгесе тәмамланды. Җиңүчеләр билгеләнде
Дуслар, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы үз укучылары арасында «Әниемә - тәмнүшкә» конкурсы игълан иткән иде. Газета укучыларыбыздан бик күп хатлар килде, нинди генә рецептлар басылмады. Уртак фикергә килүе бик авыр булса да, жюри үз фикерен әйтте. Шулай итеп, I урынны Мусабай-Завод авылына кайтып йөрүче һәм газетабызны даими укып баручы...
-
Районда зиратларны тәртипкә китерү буенча программа эшли башлый
Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев районда зиратларны тәртипкә китерү буенча программа булдырылачак дип хәбәр итте.
-
Унбер эшмәкәр “Лизинг-грант“ буенча ярдәм алуга иреште
Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә ярдәм итүдә ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан 2013 елның 30 октябренә кадәр биш төрле юнәлеш буенча гаризалар кабул ителде. "Лизинг-грант" - шундый юнәлешләрнең берсенә керә.
-
Ярамаган урыннан юл аша чыккан өчен гомере белән түләгән
21 ноябрь көнне иртәнге сәгать 7 тулганда Мәскәү - Уфа юлының 1064нче километрында (Шилнәбаш авылы тирәсендә) рөхсәт ителмәгән урыннан юл аша чыккан 48 яшьлек хатын-кыз җиңел машина астына эләгә. Нәтиҗәдә ул фаҗига урынында ук җан бирә. Җәяүлеләр үз сәламәтлекләрен һәм гомерләрен саклау хакында беренче чиратта үзләре уйласыннар иде. Тәүлекнең караңгы...
-
«Алга, яшь армиячеләр!» хәрби-спорт уеннары үтте
Үткән атнада Минзәлә шәһәрендә «Алга, яшь армиячеләр!» дип аталган хәрби-спорт уеннары үтте. Әлеге ярышларда районыбыз данын Роза Ананьева җитәкләгән Круглое Поле поселогының җыелма командасы яклады. Яшьләрнең «Патриот» спорт-патриотик һәм чакырылышка кадәр хәзерлек республика үзәге оештырган әлеге уеннарның зона турына килүчеләр бик күп иде. Спортчылар теоретик һәм практик яктан көч сынаштылар....