24 февраль 2012 яңалыклары
-
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районында яңа спорт комплексы ачты
24 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай муниципаль районына килде.
-
Идарә итүне югалткан
Юл-транспорт һәлакәтләренең бик күбесе машина йөртүчеләрнең тизлек режимын сакламаулары аркасында килеп чыга. ЮХИДИ хезмәткәрләренең һәрдаим кисәтеп торуларына да карамастан, юл йөрү кагыйдәләренең әлеге пунктын бозучылар саны кимеми. 12 февраль көнне кичен Уфа - Мәскәү трассасы буйлап хәрәкәт иткән "ВАЗ-2112" машинасын йөртүче дә куркынычсыз тизлекне сайлый алмавы аркасында якты дөнья белән...
-
Бердәм дәүләт имтиханнары турында фикер алыштык
Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең 56 нчы мәктәбендә муниципаль районнарның координаторлары һәм мәгълүматлар базасы операторлары катнашында 9 һәм 11 чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт аттестациясе үткәрүгә багышланган семинар-киңәшмә узды. Аны ТР фән һәм мәгариф министрлыгының укучыларга белем бирүнең һәм аттестацияләүнең сыйфатына мониторинг үткәрү бүлеге һәм "Белем бирү сыйфаты мониторингының республика үзәге"...
-
“Аҗаган” патриотлар тәрбияли
Районның барлык кустларында да "Аҗаган-2012" хәрби-патриотик уеннары үтте. Үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, физик яктан чыныгуын, спорт белән шөгыльләнүен камилләштерү максатын күздә тоткан әлеге уеннарда мәктәп укучылары бик актив катнаша, яхшы әзерлек үрнәкләре күрсәтә, дип хәбәр итә мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Галия Гәрәева.
-
“Батырлык атнасы” үтте
Район эчке эшләр бүлеге 16 февральдән 23енә кадәр "Батырлык атнасы" акцияcе үткәрде. Бүлек хезмәткәрләре әлеге чара кысаларында Биклән һәм Кече Шилнә мәктәпләрендә очрашулар уздырды. Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Сергей Морозов балалар белән әңгәмәсе вакытында Бөек Ватан сугышы чорына караган вакыйгаларга тукталды, район җиреннән фронтка киткәннәрнең батырлыклары турында сөйләде....
-
Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрнең сакланышы – прокуратура контролендә
Район прокуратурасы мәдәни һәм тарихи һәйкәлләрне саклауны һәрдаим контрольдә тота. Тикшерүләр барышында район территориясендә "Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары турында"гы 73нче Федераль законны бозуның биш очрагы ачыкланды. Биш авыл җирлегендәге тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрдә Россия Федерациясе дәүләт телендә һәм Татарстан Республикасы дәүләт телендә язылган мәгълүмат юк. Прокуратура мондый төр...