24 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Миңнеханов һәм Бартли WorldSkills чемпионатына кадәр вакытны саный торган стеланы ачты
Чарада Россия Хөкүмәте рәисенең социаль сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Татьяна Голикова катнашты.
-
Юлсыз тормыйбыз
Без гаиләбез белән Куады авылының Полевая урамында яшибез. Басуга каршы якта урнашкан безнең урам. Шуңа күрә һәр елны көз, яз һәм кыш айлары күңелдә бик озакка уелып кала.
-
Бала тапкан тукайлыларга акча түләү быел да дәвам итә
2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тудырган яки баланы уллыкка (кызлыкка) алган аналарга ай саен дәүләттән 8896 сум акча түләнә. Моның өчен хатын-кызның Россия Федерациясе гражданины булуы, РФ территориясендә даими яшәве шарт. Шулай ук гаиләдә җан башына керем 14034 сумнан артмаска тиеш.
-
Газ җиһазларын кулланганда кагыйдәләрне үтәгез
Йорт һәм фатир эчендә газ җиһазларыннан файдалануның үз кагыйдәләре бар. Аларны үтәмәүчеләргә, Россия Федерациясе законнары нигезендә, административ җаваплылык каралган. Кагыйдә бозу ачыкланган очракта, штрафны кулланучы түли. Ә кулланучылар исә гражданнар да, юридик затлар да булырга мөмкин. Техник хезмәт күрсәтү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын ремонтлау турындагы килешү төзүдән баш тарткан өчен дә административ җаваплылык каралган. Газ приборын ремонтлаудан, яраксыз хәлгә килгән приборны яңага алыштырудан баш тарту шулай ук штрафларга китерә.
-
Район башлыгы Иске Җирекледә кемнән канәгать түгел?
Авыл җирлекләрендә район җитәкчеләре катнашында халык җыеннары дәвам итә. Иске Җирекле авылында да шундый очрашу узды. Монда 2000гә якын кеше яши.
-
Татарстанда 500 автобус рөхсәтсез килеш шәһәрара маршрутларда йөри
“Соры” пассажир йөртүчеләрдә еллык акча әйләнеше якынча миллиард сум тәшкил итә.
-
Ике ел рәттән беренче урында
Тукай районы Эчке эшләр бүлеге оператив-хезмәт эшчәнлеге буенча республиканың икенче категория бүлекләре, ягъни авыл районнары арасында быел да беренче урынга лаек булды.
-
Европа чемпионатында кыска программадан соң, Алинә Заһитова беренче булды
Әлегә икенче урында - Россия спортчысы Софья Самодурова (72,88), өченче урында - Швейцария кызы Алексия Паганини (65,64).
-
Татарстан хоккейчылары Финляндия бозында җиңүгә иреште
Озак вакыт уйнамаган Антон Ландер һәм Фёдор Малыхин “Ак Барс” составында бозга чыкты.
-
Бабайлар әйткән :” Синнән сорамаган сүзгә син җавап бирмә”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ
-
Тукай районының «Алтын фонды»
2 февральдә «Энергетик» мәдәният йортында Тукай районы алдынгылары слеты уза.