23 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Көзге чакырылышта районнан 30 егет армиягә китәргә тиеш
1 октябрьдән 2014 елның көзге чакырылышы башлана. Бу юлы хәрби комиссариатка районнан 30 егетне армиягә озату бурычы куела. Хәрби комиссариат бүлегеннән хәбәр итүләренчә, язгы чакырылыш белән чагыштырганда көзгә план бераз кимегән. Язын 40 егетне хәрби хезмәткә чакыру бурычы куелган булган. Беренче озату ноябрь бәйрәмнәреннән соң булыр дип көтелә.
-
«Якты юл» газетасына интернет аша язылырга була
Газетага язылу өчен дәүләт хезмәтләре порталына керергә һәм «Россия почтасы» каталогларыннан «Якты юл» басмасын табарга кирәк. Аннары газетаны китертү юлын, ничә данәдә һәм күпме вакытка яздыруыгызны билгеләргә, элемтәгә керер өчен үзегез турында мәгълүматларны һәм адресыгызны күрсәтергә кирәк. Аннары портал аша «Россия почтасы»ның исәп-хисап счетына акчаны күчерү сорала. Шуннан соң заказ...