23 май 2014 яңалыклары
-
Йөз яшьлек Миңлезифа әбинең күңеле һаман яшь
Тормыш ул җил тегермәне кебек гел алга тәгәри. Бер теземгә салынып узган елларга борылып карыйсың да ничек итеп бала чактан - яшьлеккә, аннары картлыкка, гомер көзенә кергәнне абайламыйча да каласың. Иштирәк авылында яшәүче Миңлезифа Нуриәхмәтованың да шундый уйларга бирелеп караганы булгандыр. Күпне кичергән Миңлезифа әби - районыбызның иң өлкән кешеләрнең...
-
Яңа ФАП һәм ветеринария пунктын ачтылар
Бүген Әҗмәкәй, Күзкәй авылларында ФАП һәм ветеринария пункты ачу тантанасы узды. Әлеге ике чарада район башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, башка бүлек хезмәткәрләре һәм район оешмалары катнашты. Шулай ук фельдшер-акушер пункты белән ветеринария пунктын ачу тантанасына Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко һәм Татарстан...
-
Итне курыкмыйча сатарга була
Ай ярым элек газета битләрендә "Ит һәм ит продукциясе, сөт продукциясе куркынычсызлыгы турында"гы регламент хакында язып узган идек инде. Май башында әлеге регламент гамәлгә керде. Ләкин шуның белән бергә халык арасында аңлашылмаучанлыклар, күп кенә сораулар туды. Иң борчыганы: шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән терлек, кош итен ирекле рәвештә базарларда сату мөмкинме? Яисә...
-
«Машинам – ышанычлы юлдашым» бәйгесе җиңүчеләрен район Сабан туенда бүләклибез
«Якты юл» («Светлый путь») газетасы машина йөртүче хатын-кызларыбыз арасында бәйге игълан иткән иде. Февраль аеннан ук барган «Автоледи» конкурсында 9 хатын-кыз катнашты. Алар арасыннан җиңүчеләребезне сайлап алып, 7 июньдә Мусабай-Завод авыл җирлеге территориясендә узачак район Сабан туенда бүләклибез. Җиңүчеләребезнең исемнәрен исә газетабыз битләрендә бәйрәм алды номерында бастырачакбыз. Бәйгедә катнашкан гүзәл...
-
Шәфкатъ туташлары көнен бәйрәм иттеләр
Район үзәк больницасында шәфкать туташы көненә багышланган үзешчән сәнгатъ конкурсы узды. Әлеге бәйгедә районның барлык шәфкать туташлары катнашты. Бәйрәм вакытында үзешчәннәренең концерт номерлары больницаның баш табибы Галим Сабирҗанов, аның урынбасары Наилә Гессерның җылы эчтәлекле котлау сүзләре белән үрелде. Конкурста бәйрәм кунаклары булып: "Борды" фольклор ансамбле, Иске Җирекледән "СтЕрки" балалар бию...
-
Мәктәп еллары мәңгегә хәтердә сакланып калачак
24 майда районыбыз мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Әле кайчан гына ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергәннәр иде. Бүген исә чыгарылыш сыйныф укучылары сайлау юлында: укырга кайда барырга, нинди һөнәрне үзләштерергә. Мусабай-Завод урта...