23 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
Федераль эзләүдәге җинаятьчене тотканнар
Сосновый Бор поселогында шәхси йортта яшәүче С. ханым өенә кайтып керә һәм ватылган тәрәзәгә, идәндә аунап яткан чит кроссовкаларга, ачылган шампан шәрабе шешәсенә юлыга. Бүлмәдә йоклап яткан улын уята да, тиз генә кар өстендә калган эзеннән басу буйлап карак артыннан чыгып йөгерә. Алдан чапкан ир-атны күреп ала, ләкин куып тота...
-
Спорт модага иярү түгел, яшәү рәвеше
19 гыйнварда Яңа поселогында егерме сигезенче тапкыр якташыбыз, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов призына чаңгы ярышлары үтте. Анда 16 урта мәктәп, 6 авыл җирлеге командасы - барлыгы 107 чаңгычы катнашты. Ул быел Универсиаданы каршылап дигән шигарь астында узды. Бу зур чарага нибары 163 көн калып бара.
-
Авылларда да светофорлар куелачак
Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә юл хәрәкәте иминлегенең торышы буенча юл хәрәкәте инспекциясенең район бүлеге башлыгы Шамил Ганиевның чыгышы тыңланды. Транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны елдан-ел арта. Узган ел район юлларында аварияләрдә 34 кешенең гомере өзелде, агымдагы елның узган чорына 4 кеше үлгән. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе - кагыйдәләрне үтәмәү, руль артында...
-
Шахмат-шашка ярышы
Яр Чаллы шахмат-шашка клубында ТРның атказанган физкультура хезмәткәре Т.Бәхтегәрәев призына укучы балалар, укытучылар, инвалидлар һәм ветераннар арасында шахмат һәм шашка ярышлары үтте. Бәйгегә районның 14 мәктәбеннән 90 кеше килде. Шашка буенча Мусабай Завод мәктәбе - беренче, Сәмәкәй мәктәбе - икенче, Кече Шилнә мәктәбе өченче урынга чыкты. Шахмат буенча беренче урында...
-
Грек-рим көрәше
Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча үткән 21нче бөтенроссия турнирында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Илназ Рамазанов, Нурислам Әхмәдов, Азамат Гайнетдинов, Богдан Ашихмин - призлы урыннар, Егор Имаков, Даниил Шишканов, Дамир Котдүсов, Данияр Бабаев дүртенче, бишенче урыннар алдылар.