21 декабрь 2012 яңалыклары
-
Үзебезнең район сулышы дип укыйбыз
Декабрьнең куанычлы мәшәкатьләргә уралган, Яңа елны өмет-хыяллар белән көткән бу соңгы көннәрендә почта хезмәткәрләре дә бәйрәм алды режимында эшли. Вакытлы матбугат басмаларына, шул исәптән, 36 ел дәвамында район сулышын яктыртып, авыл хезмәтчәннәренең аерылгысыз дустына-фикердәшенә әйләнгән "Якты юл" ("Светлый путь") газетасына 2013 елга язылу кампаниясе төгәлләнеп килә. Электрон мәгълүмат чаралары, интернет...
-
Федераль куркынычсызлык хезмәтенә – 95 ел
20 декабрьдә Федераль куркынычсызлык хезмәте оешуга 95 ел тулды. Әлеге хезмәттәгеләр терроризм, эстремизмга каршы көрәш, чикләрне саклау, икътисадый җинаятьләр, разведка һәм контрразведка чаралары үткәрә, гомумән, илнең куркынычсызлыгы өчен җавап бирә. Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан агымдагы елда гына да бик күп эшләр тикшерелде һәм җинаятьләр булдырылмый калынды. Алар тарафыннан "КамАЗ"...
-
Яңа ел бүләге – район газетасы
Ярты ел буена сөендереп, өеңә килеп тора торган Яңа ел бүләге - ул район газетасы. Шушы көннәрдә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев райондагы 26 балалар бакчасы коллективын үз исәбенә "Якты юл" ("Светлый путь") газеталарына яздырды, район электр челтәрләре җитәкчесе, Комсомолец авыл җирлеге депутаты Алмаз Дәүләтшин шушы җирлектәге 66 инвалид һәм...
-
Татар-башкорт милли көрәше
15 декабрьдә Яр Чаллыда Булат Сибгатуллин истәлегенә татар-башкорт милли көрәше буенча 2000 елгы үсмерләр арасында ачык турнир үтте. Республика район һәм шәһәрләреннән 150ләп яшь спортчы катнашкан бу бәйгедә 40 килограмм авырлыктагылар арасында Бикләннән Илназ Рамазанов беренчелекне яулады. Тренеры - Марат Мөхәммәдиев.
-
Билбаулы көрәш
14-16 декабрьдә Түбән Кама шәһәрендә Россиянең атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә 1995-1997 елгы кадетлар арасында билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия III ачык турниры үтте. Анда Россия регионнарыннан 29 команда катнашты. 52 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында Бикләннән Алсу Сафиуллина беренче урынны алды. Бәткедән Диана Нуретдинова, Алсудан азга гына калышып, икенче урынга...
-
Ката һәм кумитэ буенча көч сынаштылар
15-16 декабрьдә Сосновый Бор поселогының "Яшьлек" спорт комплексында сито-рю бергә-бер көнчыгыш көрәше буенча ТР беренчелеге, ТР чемпионаты үтте.
-
Талантлы мөгаллимә
Кайчак шулай була: хөрмәт иткән кешең турында язарга утырсаң, аның сыйфатын тулырак сурәтләү өчен кирәкле сүзләр таба алмый интегәсең. Хезмәттәшем, 28 ел гомерен мөгаллимлек эшенә багышлаган башлангыч сыйныфлар укытучысы Тәкыя Хисаметдин кызы Шакурова турында язарга ниятләгәч тә шулай булды. Аның турында нинди генә җылы сүзләр әйтсәң дә аз булыр, образы...
-
Сугыш ветераны 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә
"Татарстан" совхозы поселогында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Теплов бу атнада үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
-
“Энҗе чәчтем – энҗе җыям”
Халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы-биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңелен күтәргән, гыйбрәтле хәлләргә багышлап бәетләр язган, мөнәҗәтләр иҗат иткән.