21 февраль 2013 яңалыклары
-
Өлкәннәребез иҗат белән шөгыльләнделәр
Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортында төрле чаралар даими үткәрелеп килә.
-
Бакча балалары да чаңгыга басты
Бәтке авылының "Аленушка" балалар бакчасында быел да традиция буенча "Зур чаңгы юлы" үтте. Ул көнне балалар да, тәрбиячеләр дә чаңгыга басты. Чаңгы ярышы бик кызыклы үтте. Финишка килеп җиткәч барлык катнашучылар кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар, дип хәбәр итә бакча мөдире Лилия Хәмидуллина.
-
Автомобиль юлыннан җир участогына керү законсыз дип табылды
Район прокуратурасында Татарстан Республикасы юл хәрәкәте хәвефсезлеге баш дәүләт инспекторы Р. Н. Миңнехановтан килгән мөрәҗәгать тикшерелде. Анда шәхси эшмәкәр Владимир Диденко тарафыннан юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы законны бозу турында хәбәр ителгән. Тикшерү барышында шул ачыкланды: әлеге эшмәкәр "Чаллы сукудыргыч - Яңа поселогы" автомобиль юлының бер өлешендә үзенең җир участогына керү...