30 июнь 2022 яңалыклары
-
Сукыр тычкан дусмы, дошманмы?
Бакчага аяк басуга, кишәрлегебездә рәт-рәт тезелеп киткән күпсанлы балчык өемнәренә күзем төште. Көздән сарымсак, суган утыртып, кишер, тәмләткеч үләннәр чәчеп калдырган түтәлләремнең туфрагы актарылган, ничаклы хезмәт нәтиҗәсе юкка чыккан, күпме орлыгым әрәм булган, дип уфтандым. Сукыр тычканнар кишәрлек астыннан траншеялар казып, лабиринтлар ясап, бакчаны чып-чын катакомбага әверелдергән иде. Буе 10-15 сантиметрдан, авырлыгы 100-150 граммнан артмаган, кара төстәге йомшак мехлы, көчле беләкле, озын тырнаклы, тавышка, искә үтә сизгер, җитез хәрәкәтле, дөм сукыр җан ияләренең зыяны гына түгел, файдасы да күп.
-
Кыярны ничек сыйларга?
Июль ае –рәхәтләнеп кыярлар һәм помидорлар белән сыйланган чор. Менә шушы вакытта без дә аларны тиешенчә ашламалар белән сыйларга бурычлы, нигездә, бу максатка калий һәм фосфор препаратлары кулланыла.
-
Паспорт буенча медицина ярдәме
Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисларының яңа формасы турында закон үз көченә керә. Аның нигезендә, полислар уникаль символлар ярдәмендә иминиятләштерелгән затларның бердәм регистрына кертеләчәк. Шулай итеп, сәламәтлек саклау системасында “цифр”га күчү кәгазь полис йөртү мәшәкатеннән коткарачак.
-
Соданың файдасы бик зур
Чәй содасының төрле яклап файдалы булуын барыбыз да беләбез. Ә менә бакчада аның тагын да файдалырак булуын беләсезме икән? Бигрәк тә быелгы җәй бакчачыларны әллә ни сөендерми. Яшелчәләр гөрләп үссен, дисәгез, кул астындагы гади генә әйберләрне куллану да яхшы нәтиҗә бирәчәк.
-
“Ашлык” федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ФГИС) эшли башлый
1 июльдән “Ашлык” федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ФГИС) ашлыкны һәм ашлык эшкәртү продуктларының йөрешен теркәү башлана. Шул вакыттан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, ашлыкны саклап тотучылар, сатып алучылар һәм башка катнашучылар ашлыкны сатканда, сатып алганда һәм башка урынга җибәргәндә дәүләт мониторингын гамәлгә ашыру һәм йөртү документларын рәсмиләштерү өчен ашлык партияләре турында «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасына ирекле рәвештә мәгълүмат бирә алачаклар.
-
Мошенниклар тик ятмый
Кырыгалдарлар, янәсе, элемтә операторының ярдәм итү хезмәтеннән, дигән булып, банк клиентларына шалтырата һәм аларга җибәрелгән СМС-хәбәрләрнең үзләренә юллануына китерердәй гамәлләргә этәрә башлаган. Мошенникларга онлайн-банкка керү өчен кирәк бу. “РИА Новости”, ВТБ матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шулай дип яза.
-
Әгәр елан чакса
Җәй кояш, җиләк, саф һава гына түгел, нәкъ менә җәен еланнар «җанлана» башлый. Елан чаккан очракта нишләргә? Белгечләр шул сорауга ачыклык кертте. Елан агуы аеруча балалар өчен куркыныч: тән массасы азрак булган саен, агу тизрәк тарала, дәвалану процессы авыррак уза. Агуга реакция буларак авыз, борын эчендә лайла барлыкка килә, сулышны боза, артериаль кан басымы төшеп кеше аңын җуярга мөмкин.
-
Үзебезнекен ал
Безнең илдә эшләнгән автомобильләр сатып алган Россия кешеләрен транспорт салымын түләүдән азат итәргә мөмкиннәр. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов шундый тәкъдим юллаган, дип хәбәр итә RT . Парламентарий билгеләп үткәнчә, чит ил маркалары киткәннән соң, үзебезнең предприятиеләр җитештерү һәм сату күләмен яңадан торгызу, шулай ук экспортны җайга салу мөмкинлеге алды.
-
Юлыгызга поши чыкса
Кинәт кенә юлга килеп чыккан кыргый җәнлекләрнең машинага килеп бәрелү очраклары ешайган. Шул сәбәпле Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне артыгын кумаска, кыргый хайваннарның килеп чыгу ихтималы булган урыннардагы билгеләрне күз уңыннан ычкындырмаска, күбрәк көн яктысында, бик игътибарлы һәм сак йөрергә йөрергә киңәш итә.
-
Иң зур бүләк
Безне дүртенче сыйныфта Гөлбостан Садыйкова укытты. Без аңа бик тиз ияләштек: матур итеп сөйләде, җырлады, биеде, картиналарны оста рәсемләде. Ә язуының матурлыгы!