27 май 2022 яңалыклары
-
Мин татарча сөйләшәм
Татарстан поселогы мәдәният йорты хезмәткәрләре, волонтерлар клубы берләшмәсе активистлары белән бергә “Мин татарча сөйләшәм” Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган чарада катнаштылар. Аның максаты-халыкны татар телендә аралашуга җәлеп итү.
-
Китапханәче Энҗе
Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме – кем генә китап укып хыялланмаган да, сихри дөньяда яшәп алмаган икән?! Заманында һәр китапханә түрендә эленеп торган “Китап- белем чишмәсе” дигән шигарь дә хәтердә әле. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Чөнки кешенең аң-белемен, рухи кыйммәтләрен газета-журналлар һәм китап баета. Китап ул- фикер йөртү алымы. Матур фикер йөртә белмибез икән, матур тормыш төзеп булмый. Яшәргә акыл туплау өчен, китапны һәрвакыт өстен куярга кирәк. Рухи байлыгыбызны китаплар белән тулыландырып, иҗатка илһам өстәп эшләүче китапханәчеләребезгә без һәрвакыт рәхмәтле! Ә инде китапханэче уз эшендэ очраклы гына хезмәткәр тугел, бәлки узе дэ укырга яратучы, бу куркәм сыйфатка башкаларны да жәлеп итәрлек, һәрчак эзләнудә булган шәхес булырга тиеш.
-
Бәйрәм белән, хезмәттәшләр!
Китапханәче - уникаль һөнәр, хәтта бераз серле. Ул, яхшы сихерче кебек, бөтен хыяллар, әкиятләр, сәяхәт дөнья белән идарә итә! Сезгә бу мөһим бәйрәмдә сабырлык, илһам һәм иминлек телим. Китапханәләр яңа укучылар белән тулылансын. Китап фонды баеп торсын.
-
Каникулда эшләргә теләүчеләргә
Җәйге чорда Тукай районында мәктәп укучыларына эшләү мөмкинлеге тудырыла. Балигъ булмаган гражданнар эшкә урнашканда зурлар кебек үк хезмәт килешүе төзергә тиешләр. Бу килешүдә эш шартлары, нинди хезмәт башкарылырга тиешлеге, хезмәт коллективындагы тәртип һәм балигъ булмаганнарга кагылышлы күрсәтмәләр язылырга тиеш. Болардан тыш техника куркынычсызлыгы һәм эш вакытлары хакында да аңлатыла.
-
Теләнче-Тамак китапханәсенә 90 яшь!
Теләнче-Тамак авылы – Тукай районының иң зур авылларының берсе. Ворошилов районы үзәге булган бу авыл революцияга кадәр үк тирә-якта дан тоткан. Мәдрәсәсе, күп төрле предприятиеләре, зыялы кешеләре белән танылган авылда 1929 елда колхоз оешканда үзен сиздерә бу укымышлылык. Шәйдуллин Хәким тәкъдиме белән колхозга “Мәгариф” исеме бирелә. Яктыга, матур киләчәккә йөз тоткан халык моңа бары тик мәгърифәт аша гына ирешергә мөмкин икәнлеген яхшы аңлый. Халыкка аң-белем бирүне киңәйтү өчен 1932 елда уку йорты ачыла. Ул хәзерге Кооператив урамында урнашкан була. Беренче китапханәченең фамилиясе Бакиева икәне билгеле. Бу чорда китапханәдә 450 данә китап фонды булган. Мондый фонд ул вакытта - бик зур байлык булып саналган.
-
Мәңге яшә, китапханә!
1995 нче елдан башлап, 27 нче майда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә , Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм арттыруда китапханәләрнең хезмәтләре бәяләп бетергесез. Китапханә эше күп гасырлык традицияләргә ия. Районыбыз китапханәләре барлык мәгълүмат агымнарын бергә туплап, укучылар даирәсен, шул исәптән Интернет аша да, киңәйтеп хезмәттәшлек итә. Китапханәдә һәркем үзенә рухи азык таба, дөньяга карашын киңәйтә,кызыклы яңалыклар ача,үзенең йөрәген әдәби дөнья белән бәйли. Билгеле инде, бәйләүче җепләрне белемле китапханәчеләр суза.