23 май 2022 яңалыклары
-
23 май 2022 - 14:29Тукайлылар - Изге Болгар җыенында21 нче май көнне Изге Болгар җирендә зур җыен үтте. Ул быел Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам дине кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.
-
23 май 2022 - 14:09Ташландык өйләрне-контрольгәТукай районы авыл җирлекләрендәге ташландык өйләрне махсус контрольдә тотачаклар. Авыл җирлекләре башлыкларына әнә шундый күрсәтмәләр бирелде. Шәһәргә якын булу сәбәпле ташландык биналарда читтән килеп теркәлмичә яшәп ятучылар булырга, качаклар, төрле җинаятьчеләр хәтта террористлар да аулак, хуҗасыз өйләргә ияләшергә бик мөмкин.
-
23 май 2022 - 13:06Күңелем төенчегеХатирәләр төенчегенә ниләр сыйган икән? Бу сорауга җавап бирү өчен, без Быел билгеләп үтә торган Иштирәк авыл җирлеге юбилярларын мәдәният йортына җыйдык. Юбилярларыбыз күп безнең, Аллага шөкер. 1962 нче елгылар гына да барлыгы 15 кеше икән. 55,60, 65, 70,75, 80, 85... юбилярларыбызның ничә яшьлеге генә юк!
-
23 май 2022 - 12:10Теләнче Тамакта фәнни конференцияТеләнче Тамак авылы мәктәп базасында «мәктәп һәм югары уку йортларында укучы яшьләрнең экологик һәм географик белемендә дәвамчанлык " V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференция ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм КФУ тарафыннан оештырылды. Илебезнең төрле төбәкләреннән – Минзәлә, Сарман, Алабуга, Арча, Ютазы, Балык Бистәсе, Биектау, Буа, Мөслим, Тукай районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы, Екатеринбург, Йошкар-Ола, Мәскәү, Саратов өлкәсеннән һәм хәтта Казахстаннан укытучылар һәм тәрбиячеләр үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
23 май 2022 - 12:08Исерек көе руль артына утырганЯр Чаллы- Водозабор, Яңа поселогы-Калмаш- Күзкәй юлында 22 май көнне иртәнге дүртенче яртыда исерек көе машина руле артына утырган берәү автомобиле белән юл читенә төшеп каплана.
-
23 май 2022 - 12:06"Тоннель" операциясе узды23 май көнне район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары Яр Чаллы- Нефтебаза поселогы юлының 3 километрында “Тоннель” операциясе үткәрделәр.
-
23 май 2022 - 11:46“Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлында капиталь ремонт эшләре старт алдыРеспубликада «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча юлларны төзекләндерүгә зур игьтибар бирелә. Ремонт эшләре быел да дәвам итәчәк.
-
23 май 2022 - 10:59Авылымның йөзе – аңың күркәм кешеләрендәМәдәният учакларын кабызучы, сүнергә ирек бирмәчеләр хакында минем бүген сүзем... Безнең хезмәт - ул кешеләрне эштән соң ял иттерү, аларны үзара якынайту, яшь буынны тәрбияләү һәм рухи яктан баету. Мәдәният өлкәсе - матди кыйммәтләр белән бәяләнми, ул күңел кушуы, талант, матурлык өлкәсе. Эшчәнлегебез күпкырлы, районда нинди генә бәйге-фестиваль игълан ителсә дә, аларга иҗади якын килеп, һөнәри якын килеп башкарырга тырышабыз.