17 май 2022 яңалыклары
-
17 май 2022 - 14:38Лаеклы бүләкТукай районының хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык төлек министры Марат Җәббаровның рәхмәт хаты белән Тукай районының Калинин исемендәге колхозында, аннары Ворошилов исемендәге совхозында, соңырак «Чаллы яшелчәсе» акционерлык җәмгыятендә зур көч куеп, зур уңышларга ирешкән, 2021 нче елга кадәр район ветераннар hәм инвалидлар оешмасын җитәкләп, шуннан лаеклы ялга киткән Галимҗан Зарипов бүләкләнде.
-
17 май 2022 - 14:30Ак халатлы апамПандемиядән соң илдә урнашкан вәзгыять күп һөнәр ияләренең кадерен белергә өйрәтте. Шуларнын берсе шәфкать туташлары.
-
17 май 2022 - 14:29«Безнең авыл хәбәрчесе» бәйгесе тәмам, җиңүчеләр билгеле!«Якты юл» (Светлый путь) газетасы редакциясе «Безнең авыл хәбәрчесе» исемле бәйге игълан иткән иде. Безгә авыллардан бик күп кызыклы язмалар, матур хәбәрләр килеп торды. Гади хезмәт кешесе, данлы гомер юлын үткән ветераннар турында да хәбәрчеләребездән язмалар алдык. Шттаттан тыш корреспондентларының язмалары газетабыз битләрендә урын алды, укучылар тарафыннан яратып кабул ителде. Бәйгедә катнашкан барлык хәбәрчеләребезгә рәхмәт әйтәбез, киләчәктә дә әле мондый иҗадый конкурслар булачак, дип ышандырабыз.
-
17 май 2022 - 10:53Язның бер көне елны туйдыраЯңгырлы көннәр язгы кыр эшләренә комаучау итә. Дүшәмбе көнне узган киңәшмәдә дә районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов та бу хакта ассызыклап әйтеп үтте.
-
17 май 2022 - 10:34Матур гаилә – авылым күркеГаилә ул – һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Гаиләдә җаваплылык, кайгыртучанлык, бер береңне хөрмәт итү кебек хисләр тәрбияләнә. 15май - Халыкара гаилә көне уңаеннан китапханәдә авылыбызның үрнәк, милли җанлы, бар яктан да булдыклы Әхмәтҗановлар гаиләсе белән очрашу булды. Очрашу тирән эчтәлекле, җылы мөхиттә узды.
-
17 май 2022 - 09:27Исерекләр руль артындаБәйрәм көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Тукай районында спиртлы эчемлекләр кулланганан соң руль артына утырган 4 машина йөртүче тоткарланды. Шуларның икесе Тукай районында яшәүчеләр.
-
17 май 2022 - 08:34Юл һаләкәте булды9 май көнне “Яр Чаллы-Водозабор-Боерган” юлында ике автомобиль "Лада Гранта"- "KIA Soul(Киа соул) катнашында юл-транспорт хәрәкәте вакыйгасы булды. 1982 елда туган "Лада Гранта" шоферы Боерган ягыннан Чаллыга таба хәрәкәт иткәндә юл йөрү кагыйдәсенең 1.3 пунктын бозып "обгон запрещён” билгесен санга сукмый каршы юлга чыга һәм KIA Soul (Киа соул) машинасы белән бәрелешә.