13 май 2022 яңалыклары
-
13 май 2022 - 13:23Квоталар булачакВладимир Путин махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен вузга керүнең яңа кагыйдәләре турында указга кул куйган.
-
13 май 2022 - 13:22Гарантия фонды эшкуарларга ярдәм күрсәтәИкътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды ел башыннан бирле регион бизнесына якынча 700 млн сумлык 170 поручительлек бирде. Татарстан эшкуарларына бирелгән йөкләмәләр бизнеска 2 млрд сумга якын заем акчаларын җәлеп итәргә ярдәм итте. Заем финанславы, нигездә, әйләнештәге активларны тулыландыруга, коммерцияле күчемсез милек, җиһазлар һәм транспорт чаралары сатып алуга юнәлдерелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гарантия ярдәме үзмәшгуль гражданнар өчен дә ачык, алар поручительлек ярдәмендә 3,45 млн сум алдылар.
-
13 май 2022 - 13:21Кыр эшләре дәвам итәТукай районы АГРОКӨЧ холдингында язгы кыр эшләре актив фазада. Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне азотлы ашламалар белән беренче тукландыру төгәлләнгән, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре төгәлләнеп килә. Күпьеллык үләннәрне тырмалау 20%ка башкарылган, көзге бодайны (6%), көзге арышны (5%) аммиак селитрасы белән икенче тукландыру башланган.