14 апрель 2022 яңалыклары
-
Хәтер кичәсе үтте
Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре " Патриот"хәрби дан музеенда "Фашизм. Үлем лагерьлары " дигән Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган чара уздылар. Кичә Мөслим Мөхәмаев язмасында «Бухенвальдский набат»ны тыңлау белән башланып китте.
-
Акты ташып, акты ярсып кар сулары
Быелгы яз җылы көннәре, яңгырлары белән кышын күпләп яуган карларны тиз арада эретә башлады. Шәһәр урамнары алардан артык зыян күрмәсә дә, республиканың төрле районнарында урнашкан авыллары, поселоклары халкы өчен язгы ташулар шактый кыенлыклар китереп чыгарды. Кайдадыр машина юлларны юып алып китте, икенче бер урында җәяүлеләр юлына җәелде, авыл кешесе үзе өчен мөһим булган социаль объектларга барып җитә алмый интекте.
-
Ике гаиләгә ана капиталын тапшырдылар
13 апрель көнне Чаллы шәһәре ЗАГС идарәсенең танатаналар залында Ана капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы үтте.
-
«Тоталь диктант» яздылар
2022 елның 9 апрелендә районның белем бирү учреждениеләре базасында ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» акциясе узды.
-
Ашлама үзебездә эшләнәчәк
«Агрокөч» холдингы кош тизәгенән органик ашлама ясап чыгара башлый. Шуның өчен предприятие 365 миллион сумлык проектка инвестиция биргән.
-
Ветераннарны хөрмәтлиләр
Тиздән Бөек Җиңү бәйрәме, шул уңайдан 1941-1945 елларда фашистик Германиягә каршы сугышкан ветераннарга хөкүмәтебез 10 мең сум акча бирә. Тукай районында бүгенге көнгә нибарысы биш Бөек Ватан сугышы ветераны калган. Республикабызда да сугыш ветераннары елдан-ел кими бара. Татарстанда хәзер 438 ветеран яши.
-
Теләнче Тамак кызлары беренче
Хатын -кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге булып узды. Бу спорт ярышыннан Теләнче Тамак кызлары да читтә калмадылар. Районның 22 командасы катнашкан турнирда беренчелекне яуладылар. Алар бу уңышка тырышлык, спортны яратулары белән иреште.