17 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
17 гыйнвар 2022 - 13:25«Балкыш»та кышкы сменаКышкы каникуллар вакытында «Балкыш» лагеренда өлкән сыйныфларда укучы сәләтле балалар өчен «Кышкы уеннар» дип аталган социаль-педагогик программаның кышкы сменасы узды. Анда район мәктәпләреннән 75 бала шөгыльләнде.
-
17 гыйнвар 2022 - 13:18Гадел ГәтифәКешегә медицина хезмәте кирәк булган кебек үк, хуҗалыкларда асралучы мал-туарларга да ветеринар ярдәме кирәк. Сәламәт булган очракта да, йогышлы авырулардан кисәтү өчен, ветфельдшер тарафыннан аларга профилактик чаралар үткәрелергә тиеш. Шуңа да авыл җирендә ветеринар, зоотехник – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.
-
17 гыйнвар 2022 - 13:16Гаҗәеп бабайЧыршылы авылында 95 яшьлек гаҗәеп бер бабай яши. Олы яшьтә дип тормый, көн саен җәяүләп авыл урамнарын әйләнеп чыга, кешеләрнең хәлен белә. Аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итәләр, Чыршылының имам-хатыйбы Әхмәтгали Җәләлетдинов ул. Һәрвакыт көр күңелле, ачык йөзле кеше.
-
17 гыйнвар 2022 - 13:15Май канаты үрергә өйрәндекТатар халкының борынгы заманнардан бирле килә торган үзенә хас йолалары бар. Шуларның берсе – каз өмәләре. Туган-тумача, күрше-тирә, җиткән кызларның җыелышып җырлый-җырлый, истәлекләр уртаклашып каз йолкуы бик күңелле күренеш. Ул бит әле хатын-кызның тырышлыгын, уңганлыгын да күрсәтә. Аның иң күңелле вакыты – чистартылган казларны көянтә башларына элеп, су буена юарга бару. Элекке заманнарда өмәгә башлыча җиткән кызлар чакырылган. Ә кич белән алар өмә булган өйгә җыелганнар. Егетләргә «каз канаты сату» бик күңелле йола булган. Биредә җырлап-биеп, күңелле такмаклар әйтеп рәхәтләнеп күңел ачканнар, монда яшьләр еш кына парларын сайлаганнар. Бер дә бүгенге дискотекалардан ким булмаган. Өмәдә эшләнгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена җитәрлек дәрт өстәгән.
-
17 гыйнвар 2022 - 13:13Түләүләрне Пенсия фонды бирә башладыЭлек социаль яклау органнары, Роструд билгеләгән һәм түләгән кайбер компенсация һәм пособиеләрне быелның 1 январеннан ТР Пенсия фонды бирә башлады. Шул рәвешле, федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, Россия Пенсия фонды кайбер социаль ярдәм чараларын башкару буенча яңа функцияләрне, вәкаләтләрне үз өстенә алды.
-
17 гыйнвар 2022 - 13:05Пингвин фермасы«Ата саран» хуҗалыгы җитәкчесе Сабирның миен көне-төне мең төрле уй боргалый. Ничек итеп хуҗалыкны алдынгы итәргә, ничек итеп үзләренең Чикмән авылын бөтен районга танытырга? Әнә күрше Бәләкәч авылында дуңгыз асрап алга киттеләр. Китми ни, анда бит шул эшне белгән осталар яши. Керәшеннәр белән ярышып булмас. Бүрекле авылында яшелчә-ашлык үстереп дан казаналар. Ни белән генә шаккатырырга соң, ничек кенә алдынгылар рәтенә басарга? Сабир бер торды, бер ятты. Фермада сыерлар бик ябык, ни сөтләре юк, ни иткә ярамыйлар. Узган кыш салкында, комиссия килә дигәч, барысын бастырып, щетка белән кырып югач чирләп калганнар иде, быел һаман терелә алмыйлар бахырлар. Җитмәсә, җәе дә эссе булды.
-
17 гыйнвар 2022 - 13:04Ашыгулар төрмәгә илтәЮл кагыйдәләрен бозучыларга җинаять эше ачылырга мөмкин.
-
17 гыйнвар 2022 - 13:03Җиңел булмаячак1 марттан машина йөртүчеләргә медицина белешмәсе алу тәртибенә үзгәрешләр кертелә.
-
17 гыйнвар 2022 - 13:02Өч елга кыскараКредит тарихында мәгълүматлар саклау вакыты кими: 10 елдан 7 елга кала.
-
17 гыйнвар 2022 - 13:01Миллион сум акчаң булсаБанкта 1 миллион сумнан артыграк акча саклаучылар салым түли башлаячак. 13 процентлы салым бер яки берничә депозиттагы акчадан (барысы бергә 1 миллион сумнан артып китсә) кергән процентларга салына.
-
17 гыйнвар 2022 - 13:00Төнлә тынлык бозсаңРоссия хөкүмәтенә Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты депутатларыннан Административ хокук бозулар турында кодекска төнге сәгатьләрдә тынлыкны бозган өчен штрафлар кертү җәһәтеннән закон проекты җибәрелгән.
-
17 гыйнвар 2022 - 12:59Исерекләрне ачыклаячаклар17 январь көнне сәгать иртәнге 6дан 9га кадәр Яр Чаллы – Водозабор юлының 10нчы километрында, Кече Шилнә авылы янында, ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» рейдына чыга.
-
17 гыйнвар 2022 - 11:52Кайда су коенып булачак?19 январьда православие динендәге райондашлар Крещение бәйрәмен билгеләп үтә.
-
17 гыйнвар 2022 - 11:51Депутат кабул итте11 январьда район хакимияте бинасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Рәис улы Метшин гражданнарны кабул итте.
-
17 гыйнвар 2022 - 11:47Князево җирлеге: уңай үзгәрешләр күпҖирлекләрдә авыл җыеннары башланды. Аларда халыкны борчыган сорауларга җаваплар алына, проблемаларны хәл итү юллары бергәләп эзләнә. Авылның ничек яшәве, андагы үзгәрешләр нәкъ менә шушы очрашуларда ачык күренә, үткәнгә нәтиҗә ясала, киләчәккә планнар кабул ителә. Князево авыл җирлегендә дә халык район җитәкчелеге белән күзгә-күз аралашты.