Якты юл
  • Рус Тат
  • 14 сентябрь 2021 яңалыклары

    • 14 сентябрь 2021 - 16:39
      Ярминкәдә бар да бар, тик бәяләр генә «тешли»
      Халык көзге ярминкәләрне көтеп ала. Шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, авыллардан да яшелчә яки ит ризыкларын, башка төр азык-төлекне алырга ярминкәгә киләләр. Быел да көзге ярминкәләр үз эшен башлады. Аларның беренчесе узган шимбәдә үтте.
      501
      0
      0
    • 14 сентябрь 2021 - 16:36
      Подсолнухи Чаллы юлына тоташты
      «Камдорстрой» подряд оешмасы Подсолнухи урамы буенча автомобиль юлының аскы катламын асфальтлауны тәмамлады. Шул рәвешле Подсолнухи хәзер Яр Чаллы – Водозабор автомобиль юлына тоташты. Озакламый биредә җәмәгать транспорты да йөри башлаячак.
      386
      0
      0
    • 14 сентябрь 2021 - 10:36
      «Автобабай» конкурсы үтә
      17 сентябрьдә өлкән яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атлар машина йөртү осталыкларын сынаячаклар. Чара якынлашып килүче өлкәннәр көне кысаларында уздырыла. Ярышлар Яр Чаллының ЗЯБ бистәсендә Низаметдинов урамы, 26 йорт янында – ДОСААФ территориясендә үткәрелә.  Чара 11.00 сәгатьтә башлана. Ярышка 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар кертелә. Аларның «В» категориясе буенча машина йөртү таныклыгы булу шарт. Район этабында җиңүчеләр көчләрен 1 октябрьдә башкалабызда сынаячак. 
      345
      0
      0
    • 14 сентябрь 2021 - 10:33
      Вируслы авырулар көчәя
      Коронавируска каршы прививка ясау дәвам итә. Тукай районында яшәүче 13 меңнән артык кеше вакцина кадаткан инде.
      287
      0
      0
    • 14 сентябрь 2021 - 10:32
      «Кайтам» форумы
      Тукайлылар «Кайтам» дип исемләнгән бөтенроссия форумында катнаша.
      293
      0
      0
    • 14 сентябрь 2021 - 09:46
      Редакция бәйгесе «Бу хәл безнең авылда булды»
      «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе, ТР Журналистлар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә «Бу хәл безнең авылда булды» дип исемләнгән кызыклы һәм гыйбрәтле язмаларга иҗади бәйге игълан итте. Авылыгызда яки чит авылда кызыклы һәм ышанмаслык вакыйгаларның шаһиты булдыгызмы?
      268
      0
      0
    Реклама