24 август 2021 яңалыклары
-
Ак Барс Банкның «Забота» картасы хуҗаларына әйбер сатып алган өчен 1000 сумга кадәр кешбэк
Карта Татарстанның «Забота» социаль сервисында пособие һәм субсидияләр рәсмиләштергәндә уңайлы.
-
Иганәчеләр ярдәме күзгә күренеп тора
Быел Тукай районы мәктәпләрен уку елына әзерләүдә иганәчеләр ярдәме сизелерлек булды. Гамәлдәге «Туган мәктәбеңә ярдәм ит!» дигән акция кысаларында башкарылган эшләр дә күзгә күренеп тора.
-
Газетага язылу башлана
1 сентябрьдән 2022 елның беренче яртысына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу дәвам итә. Район басмасына почта бүлекләрендә, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша, редакциягә килеп язылырга була.
-
Афәтләрдән сакланыйк
Республикада да, районда да корылык аркасында әле анда, әле монда янгыннар чыгып тора. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин янгыннарны булдырмау, алдан кисәтү хакында авыл җирлекләре башлыклары белән онлайн режимда комиссия утырышы үткәрде.
-
Бәтке яшелләнә
Бәтке авылы урамында эш кайный: монда «Безнең ишегалды» республика программасы нигезендә төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.