20 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Мунчаларны артык кыздырмагыз
17 январь көнне районда ике авылда мунча яну очраклары теркәлде.
-
Авылларда – Качману бәйрәме
18 январьдән 19ына каршы төндә православие динендәге райондашларыбыз Качману бәйрәмен билгеләп үтте. Бу көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Шулай ук Качмануда бәкегә төшеп су коену традициясе дә бар. Мәҗбүри булмаса да, бу гамәл бик күп гөнаһлардан арындыра, күңелне чистарта, күп төрле чирләрдән дәвалый дигән ышану яши.
-
Сулы булдык
Түбән Суыксу авылының Аръяк урамында яшәүче Гәрәевлар гаиләсеннән безгә җылы эчтәлекле хат килде. Алар авыл җирлеге башлыгы Флүр Гаяз улы Ихсановка рәхмәтләрен җиткерә.
-
Иштирәклеләрне ни борчый?
Иштирәктә узган җыенда 2020 елдагы социаль-икътисадый үсеш турында авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина хисап тотты. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин катнашты.
-
Чаңгы шуарга кемнәр ярата?
Физик яктан үзеңне формада тотуның иң үтемле чарасы – спорт белән шөгыльләнү. Безнең районда спорт яратучылар, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен авыл җирлекләрендә мөмкинлекләр тудырылган. Мисал өчен, Яңа поселогындагы заманча чаңгы базасы үзе генә дә ни тора! Анда шуучылар күпме? Спорт яратучылар анда ни дәрәҗәдә тартыла?
-
«Сокол» – икенче
Мәләкәс авылының «Сокол» хоккей командасы Сарман районының Мортыш-Тамак авылы командасы белән алкалы хоккей турнирында катнашты.
-
«Почта сугыш вакытында да эшләгән!»
Районда халык белән очрашулар дәвам итә. Чираттагысы Биклән авыл җирлегендә узды. Җирлек башлыгы Мансур Сәхбиев тулы зал алдында җирлекнең социаль-икътисадый үсеше турында хисап тотты. Очрашуда район башлыгы Фаил Камаев катнашты.
-
Прививка ясатасыңмы?
Әле бер ел элек кенә без коронавирус дигән куркыныч чир килер дип күз алдына да китерми идек. Үзебезгә аның җиле килеп тимичә, бу инфекциянең булуына ышанмадык. Кызганычка каршы, вирус беркемне дә читләтеп узмый.
-
«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүгә бер миллион язылучысы булган блогер килде
Кичәдә татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.
-
Остабикәләр белем арттыра
1 февральдән Тукай районы остабикәләре һәм мәчет яны укытучылары өчен атналык белем күтәрү курслары башлана.
-
Җыеннар дәвам итә
Бүген, 20 январьда, Комсомолец һәм Кече Шилнә авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтә. 21 январьда, пәнжешәмбе көнне, очрашуларны Боерган, Калмия, Теләнче Тамак, Яңа Бүләк авыл җирлекләрендә уздыру планлаштырыла.
-
Нурми Шәрипов призына
23 январь көнне сәгать 10да Яңа поселогы чаңгы базасында Советлар Союзы герое Нурми Шәрипов призына район чемпионаты һәм беренчелеге үтә.