13 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
13 гыйнвар 2021 - 14:15Шашка7 январьда Яр Чаллы шәһәренең «Этюд» спорт мәктәбендә район мәктәпләре арасында шашка буенча район беренчелеге узды.
-
13 гыйнвар 2021 - 13:40Үзенчәлекле хезмәтРайон прокуроры Айрат Галимәрдәнов һөнәри бәйрәм алдыннан үткән ел нәтиҗәләре турында сөйләде. 2020 елда барлыгы федераль законнарны бозуның 832 очрагы ачыкланган, 3871 мең сумлык 41 дәгъва хаты судка җибәрелгән, 224 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 31е кисәтелгән, 30ы административ җаваплылыкка тартылган. Гомуми күзәтчелек нәтиҗәләре буенча 4 җинаять эше кузгатылган. Җинаять-процессуаль эшчәнлеккә күзәтчелек өлкәсендә 208 хокук бозу очрагы ачыкланган, 223 җинаять эше буенча гаепләү хупланган, прокуратура хезмәткәрләре 80 гражданлык һәм административ эш буенча судта катнашкан.
-
13 гыйнвар 2021 - 12:45Раштуа кубогыМәләкәс хоккей кортында ир-атлар командалары арасында шайбалы хоккей буенча «Раштуа кубогы»на ярышлар узды.
-
13 гыйнвар 2021 - 12:10Бәбәй туйлары башланды!Бала туу – буыннар чылбыры өзелмәвен, җәмгыятьнең киләчәге булуын раслый торган дәлил. Безнең районда 2020 елда 353 бала туган. Бу – яхшы күрсәткеч, диләр ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре. Быел да ел уңышлы башланып китте.
-
13 гыйнвар 2021 - 11:35Сәләтле балаларның «йолдызлы сәгате»Яңа ел каникулларында һәр укучыга да район башлыгы кулыннан грамота алу бәхете тәтеми ул. Ә менә безнең район мәктәпләрендә белем алучы сәләтле балаларга мондый бәхет елмайды – алар кышкы каникулларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр. Кыш Бабайдан Яңа ел бүләге алган укучылар дельфинарийда да булдылар.
-
13 гыйнвар 2021 - 11:15Театр коллективларын бүләклиләрИртәгә, 14 январьда, район күләмендә үткәрелгән «Битлек» конкурсында җиңгән театр коллективларын бүләкләячәкләр.
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30Юллар чистамы?Яңа ел ялларында көн саен диярлек туктаусыз кар яуды. Кайберәүләр әле бүген дә кар көртләрен чистартуны дәвам итә. Авыл халкын барыннан да бигрәк йорт яннарының, урамнарның чистартылуы борчый.
-
13 гыйнвар 2021 - 10:20Уҗымнар торышы яхшы«Россельхозцентр»ның район филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдиновның әйтүенчә, кыш башында карның аз явуына карамастан, уҗымнарга зыян килмәгән.
-
13 гыйнвар 2021 - 10:00Һәр салым түләүче күз уңындаРайон башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары Фәрит Заһретдинов хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә районда салым бурычларын җыюның барышы белән таныштырды.
-
13 гыйнвар 2021 - 09:00Сак булыгыз, салкыннар!Татарстан территориясенә салкыннар килүе көтелә. Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләренә һава температурасы түбән булу сәбәпле, дәресләрне туктатып тору турында күрсәтмәләр җибәрде.