21 октябрь 2020 яңалыклары
-
21 октябрь 2020 - 16:20Мәләкәстә – Покрау бәйрәмеПокрау – керәшен халкының олы бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәм көзге уңышларны җыеп, бакча эшләре тәмамлангач үткәрелә. Мәләкәс мәдәният йортында быел Покрау бәйрәме бик үзенчәлекле үтте. Чарага мәктәп укучылары һәм авылның өлкән буын вәкилләре чакырылды.
-
21 октябрь 2020 - 15:05Мошенникларга – унике миллион сум!Район хакимиятендә үткән киңәшмәдә хәбәр ителүенчә, узган атнада район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 204 хәбәр кергән.
-
21 октябрь 2020 - 14:15Көзге өмәләрКөзге чистарту һәм төзекләндерү өмәләре районның барлык авыл җирлекләрендә дә оештырылды. Әлеге чарада район халкы күмәклек күрсәтте.
-
21 октябрь 2020 - 12:40Рухи тормыш үзәгеИльбухтино авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Объект «Россия мәдәнияте» федераль программасы һәм «Мәдәният» милли проекты кысаларында сафка бастырылды. Проектның суммасы – 22 млн 62 мең сум. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, район башлыгы Фаил Камаев катнашты.
-
21 октябрь 2020 - 11:49Тәбрис Яруллин милли китапханәдә «китап коллекторлары» эшләячәген әйттеМилли китапханә җитәкчесе урынбасарының «Ялкын» яшүсмерләр журналы өчен уздырган экскурсиянең видеоязмасын журналның YouTube каналыннан карап була.
-
21 октябрь 2020 - 11:20Остазлар мәктәбеРайон мәгариф бүлегенең яшь укытучылар белән эшләү программасы кысаларында оештырылган «Остазлар мәктәбе» Кече Шилнә гомумбелем бирү мәктәбендә чираттагы семинарын үткәрде.
-
21 октябрь 2020 - 10:55«Юллы булдык!»Авыл җирлекләрендә үзара салым программасы кысаларында 2020 ел планына кертелгән эшләр тәмамлану алдында. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиеваның белдерүенчә, эшләр 95 процентка башкарылган. Һава торышы уңай торганда аларны тулысынча төгәлләү бурычы куела. Октябрь аенда авыл җирлекләрендә 2021 ел өчен үзара салым программасында катнашу буенча җыеннар башланды, алар ноябрьдә тәмамланачак. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел референдумнар булмаячак.
-
21 октябрь 2020 - 10:30Безнекеләрне бел!Иншалар язу буенча бөтенроссия конкурсының региональ этабына республика мәктәпләреннән төрле жанрдагы 162 эш кергән.
-
21 октябрь 2020 - 09:50Җитди карарга кирәкКоронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан районның сәүдә объектларында, транспорт чараларында саклану кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү буенча һәр көнне рейдлар үтә.