1 август 2020 яңалыклары
-
1 август 2020 - 12:30Галиҗәнап бал!Табигатькә бал төште. Умарта тотучылар өчен иң кызу чор хәзер. Шул ук вакытта көтеп алынган, тансык – рәхәт вакыт та бу. Мин бал кортлары сөючеләрнең бүгенге халәтләрен бик яхшы тоям. Чөнки үзем дә умартачы гаиләсендә үстем, хәзер дә ишегалдыбыз тулы умарта, без аннан ямь табып яшибез.
-
1 август 2020 - 11:05Этләр генә гаепле түгелРедакциягә Биклән авылыннан «Кыргый этләр унике куянны буган» дигән хәбәр килде. Калган җирлекләрдә дә сукбай этләр турында әледән-әле әйтеп торалар. Хөкүмәт сукбай этләрнең санын киметү өчен төрле чаралар күреп карый. Әмма әлегә нәтиҗәсе бик сизелми. Закон дәрәҗәсендә этләрне ату катгый рәвештә тыела, әмма аларны асрарга зур финанс чыгымнары кирәк. Моңа бәйле рәвештә үзенә күрә бер дилемма барлыкка килә.
-
1 август 2020 - 09:30Минзәләдән килеп һәлакәт чыгарганМинзәлә районыннан кил-гән машина йөртүче гаебе белән Тукай районында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Тикшерүдән күренгәнчә, 29 яшьлек әлеге йөртүче руль артына исерек килеш утырган була. Ул җиңел машина белән бәрелешә. Нәтиҗәдә икенче автомобильдәге йөртүченең сәламәтлегенә авыр зыян килә.