2018 елда Россия Президенты Владимир Путин Россиянең милли проектларын билгеләүче һәм раслаучы «Россия Федерациясенең 2024 елга кадәрге үсеш чорында милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы указга кул куйды. Проектлар өч юнәлешне үз эченә ала: «Кеше капиталы», «Яшәеш өчен уңайлы мохит» һәм «Икътисадый үсеш». «Кеше капиталы» юнәлешенә «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Мәдәният» проектлары керә. «Яшәеш өчен уңайлы мохит» юнәлешендә – «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология» проектлары. «Икътисадый үсеш» юнәлеше исә «Фән», «Цифрлы икътисад» һ. б. проектларны үз эченә ала.. 2020 елда безнең районда нинди милли проектлар тормышка ашырыла соң?