Якты юл
  • Рус Тат
  • 16 гыйнвар 2020 яңалыклары

    • 16 гыйнвар 2020 - 17:03
      Бүгеннән Татарстан башкаласы Кремле өстендә ТАССРның 100 еллыгы юбилей флагы күтәрелде
      Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты резиденциясе мәйданында ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрү тантанасы узды. ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров 2018 елның 19 декабрендә ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтүгә старт бирелүен искәртте.
      239
      0
      0
    • 16 гыйнвар 2020 - 13:55
      Яңа елга – ныклы адымнар белән 
      2019 ел район терлекчелеге елъязмасына отышлы елларның берсе булып кереп калыр, чөнки узган елда терлекчеләребез шактый уңай нәтиҗәләргә иреште.  Моны дәлилләүче саннарны дүшәмбе көнне район хакимиятендә үткән киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Гарипова җиткерде. 
      393
      0
      0
    • 16 гыйнвар 2020 - 11:20
      Сарайларның урыны бу түгел
      Киләсе елдан Татарстанда «Безнең ишегалды» дигән программа эшли башлый. Күпфатирлы йорт ишегалларын төзекләндерү һәм ремонтлау буенча бу масштаблы проект «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге инициативасы белән тормышка ашырыла. Программа өч елга исәпләнгән. Финаслау күләме – 50 млрд сум. Әлеге проектка безнең районнан 89 күпфатирлы йорт территориясе керде. 2020 елда Кече Шилнә, Кнәз, Круглое Поле, Борды, Яңа поселогы һәм Бәтке җирлекләрендә ишегаллары төзекләндереләчәк. Программа кысаларында күпфатирлы йортлар территориясендә стандарт буенча җиде төр эш башкарылачак. Болар – йорт тирәләренә асфальт түшәү, тротуарлар салу, көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнерлар кую, эскәмияләр урнаштыру, яктырткычлар көйләү, балалар мәйданчыклары ясау, машиналар өчен махсус урыннар булдыру һәм территорияләрне өлешчә яшелләндерү. 
      272
      0
      0
    • 16 гыйнвар 2020 - 11:15
      Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясен үзгәртү буенча эшче төркем составына керде
      Россия Президенты Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум үткәрергә кирәклеген белдерде.
      218
      0
      0
    Реклама