9 декабрь 2019 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Доминиканада зыян күргән татарстанлыларны Казанга кайтарырга кушты
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәзерге вакытта зыян күргән туристларны Мәскәүдән Казанга алып кайту мәсьәләсен тикшерә.
-
«Әби, үзебез!» – дип кенә тордылар
Мин Байбүләк авылында яшим. Берьялгызым торам. Паркинсон авыруы белән чирлим.
-
Кабак кына димәссең...
Кабакның 90 проценты судан торса да, анда күплгәән төр витаминнар, аминокислоталар, аксымнар һәм углеводлар бар. Дөресрәге, аның составы А, С, Е, D, РР, К һәм В төркеме витаминнарына, шулай ук сирәк булган Т витаминына бай. Кабакта фтор, магний, бакыр, кальций, цинк, марганец, фосфор, йод кебек минераллар да бар. Шуның өстенә, кабакны бүлмә температурасында сакларга була һәм шул шартларда да файдалы матдәләрен югалтмый. Кабакта каротин күләме кишердән биш мәртәбә күбрәк. Каротин организмда А витаминына әверелә һәм актиоксидант буларак хезмәт итә. Бу матдә күзләрнең сәламәтлеген саклый, җәрәхәтләрне, янган урыннарны, язваны төзәтә.
-
Россия мәгърифәт министрлыгы укытучыларга хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте
Ведомство шулай ук Бөтенроссия мәгариф профсоюзы белән берлектә укытучыларның хезмәт хакына мониторинг үткәрде.
-
Казанга кыска дистанциядә йөзү буенча Европа чемпионаты флагын тапшырдылар
Символны тапшыру тантанасы Глазгода 2019 елгы Европа чемпионаты төгәлләнгәннән соң үткәрелде.
-
Үзгәрешләр яхшы якка
«Якты юл» газетасы редакциясенә күп еллар Түбән Суыксу авыл җирлеген җитәкләгән, бүген Мусабай Завод авылының мөхтәрәм һәм актив кешесе булган Хәсән Ягъфәров килде. Ул район җирлеге өчен әһәмиятле, халыкка якын темалар буенча үз фикерләре белән уртаклашты.
-
Россия мәктәпләрендә бертуган балаларның бергә уку хокукы рәсми рәвештә расланды
Ата-аналар баланы бакча һәм мәктәпкә биргәндә, олырак балалары укый торган учреждениеләрне сайлый алачак.
-
Тел хакына бергә кузгалыйк
Киләсе елга Татарстан автономияле республикасының 100 еллыгы бәйрәм ителәчәк.