Якты юл
  • Рус Тат
  • 20 сентябрь 2019 яңалыклары

    • 20 сентябрь 2019 - 14:00
      Ярамаган урыннан чыкканда машина бәргән 
      18 сентябрьдә кичке сәгать 6 тулгач район ЮХИДИ бүлегенә Яр Чаллының Старосармановская урамында җәяүлене бәрдерү турында хәбәр килә. Форд Фокус автомобилендә баручы 62 яшьлек ир-ат юл аркылы чыгучы җәяүлене күрми. Тукай районында яшәүче 63 яшьлек җәяүле ир-ат, бердән, ярамаган урыннан юл аша чыккан, икенчедән, киемендә бернинди яктылык кайтаргыч элементлар да булмаган. Һәлакәттә җәяүле баш җәрәхәтләре ала. Аны медицина хезмәткәрләре БСМПга алып китәләр. 
    • 20 сентябрь 2019 - 13:15
      «Урман утырту – 2019»
      5-12 октябрь көннәрендә районда «Урман утырту – 2019» атналыгы уздырылачак.
    • 20 сентябрь 2019 - 13:00
      Атлар гаеплеме?
      Редакциягә «Боерган авылында атларга атканнар. Өчесе үлгән, бишесе җәрәхәтләнгән» дигән күңелсез хәбәр килеп иреште... Кем аткан? Ни өчен? Шушы сорауларга җавап табар өчен без Боерган авылына юл тоттык.
    • 20 сентябрь 2019 - 12:40
      Өч гаиләгә – сертификат
      18 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды.
    • 20 сентябрь 2019 - 12:10
      Яңа мунча янды
      Биклән авылында әле ярты ел гына файдалануда булган мунча янды.
    • 20 сентябрь 2019 - 11:50
      Өлкәннәргә – йөрәк җылысы
      Гомер көзең кояшлы, бала-оныклар яратуыннан, якыннарың хөрмәтеннән, игътибарыннан җылы һәм ягымлы икән, димәк, әлеге тормыш көзе яңгырлы, салкын җилле түгел, ә мул уңышлы, алтын-сары яфраклары белән күз явын алырлык матур һәм тирә-ягыңа карап соклана алырлык тыныч була. Тиздән безнең хөрмәтле кешеләребезнең олы бәйрәме – Өлкәннәр көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан якыннарыгызны сез дә сөендерегез – аларга газета аша котлау биреп, җылы сүзләрегезне, изге теләкләрегезне җиткерегез! Өлкәннәребез район басмасын бик яратып укый – анда үз исемнәрен дә күрсәләр, алар тагын да шат булачак. 
    • 20 сентябрь 2019 - 11:50
      Сез – иң гүзәл кеше икәнсез...
      Көзге айларның иң матур бәйрәме якынлаша – Укытучылар көне!
    • 20 сентябрь 2019 - 11:30
      Кулланучылар кооперативлары кирәк
      Тукай районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре катнашында очрашулар узды. Аларда район территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы кулланучылар кооперативлары җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар вәкилләре, үз ихаталарында күпләп мал тотучылар – барлыгы 150 кеше катнашты. 
    • 20 сентябрь 2019 - 11:05
      Транспорт картасы 
      «Социаль юл йөрү билеты»ннан файдаланучыларга яки алардан файдаланырга җыенучыларга «бердәм электрон социаль билет» (исемле транспорт картасы) алу өчен 1 ноябрьдән соң матди ярдәм күрсәтү үзәгенең район бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    • 20 сентябрь 2019 - 10:30
      Урак тәмам, кыр эшләре дәвам итә
      Район игенчеләре бөртекле культуралар уңышын җыюны тәмамлады.
    • 20 сентябрь 2019 - 10:20
      Йодрык кадәрле...
      Районда ике атна дәвамында «икенче икмәк» уңышын җыю бара. Бездә бәрәңге игү белән «Р-Агро» хуҗалыгы, «Шилнә» җитештерү кооперативы, «Миңнеханов», «Әшрәфуллин», «Мингалиева» крестьян-фермер хуҗалыклары шөгыльләнә. Бүген пландагы 283 гектарның 100 гектарыннан 3,1 мең тонна бәрәңге җыеп алынган. Гектардан чыккан уртача уңыш – 380 центнер. Бу – республика буенча уртача күрсәткечтән югары.
    • 20 сентябрь 2019 - 09:57
      Атлар гаеплеме?
      Редакциягә «Боерган авылында атларга атканнар. Өчесе үлгән, бишесе җәрәхәтләнгән» дигән күңелсез хәбәр килеп иреште... Кем аткан? Ни өчен? Шушы сорауларга җавап табар өчен без Боерган авылына юл тоттык. Алена Фазылова.
    Реклама