13 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Раштуа алдыннан коляда килде
Яңа ел төнендә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Раштуа бәйрәменә багышланган колядкалар уздырдылар.
-
Музейга тарихи экспонатлар кабул итәбез
Иске Абдул авылында менә 10 елга якын инде әфганчы ветераннар тарафыннан оештырылган Гиндукуш хәрби дан музее эшләп килә. Ул тарихка әфганчылар музее дип кереп калыр, мөгаен! Шушы вакыт эчендә музеебызда республика җитәкчеләре: Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов, халык җырчысы Хәния Фәрхи, Вьетнам һәм Дания делегацияләре, Үзбәкстан кунаклары килеп, эшебезгә югары бәя биреп киттеләр. Шулай ук республикабызның бик күп районнарыннан укучылар, ветераннар һәм тарихыбызга, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә битараф булмаган кешеләр музеебыз белән танышып киттеләр.
-
Хәйрия марафоны дәвам итә
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев башлап җибәргән хәйрия марафоны дәвамлы булды. Игелекле эшләр кылу эстафетасын эшмәкәр Айнур Кашапов кабул итте. Ул Кнәз авыл җирлегендә яшәүче балаларга бәйрәм бүләк итте.
-
Кышкы юлларны тәртиптә тоту
Яңа елдан Тукай районы территориясендә авыллар арасында җирле һәм авыл арасындагы юлларны чистартуның яңа системасына күчтеләр.