6 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Калмия комсомоллары хатирәләре белән уртаклашты
Комсомолның юбилее уңаеннан авылның туган як тарихын өйрәнү музеенда сугыш елларында һәм аннан соңгы авыр чорларда комсомол әгъзасы булган, аның таркалуының да шаһиты булган ветераннар белән очрашу үткәрелде. Элеккеге комсомоллар, комсомол хәрәкәтендә актив катнашучылар буларак, үз хатирәләре белән уртаклаштылар.
-
Бассейнга Интернеттан да язылырга була
Круглое Поле поселогындагы «Акчарлак» бассейнына алдан язылуны касса аша гына түгел, ВКонтакте социаль челтәрендә булдырылган төркем – vk.com/public171666654 аша башкару мөмкинлеге дә бар. Әлеге төркемдә бассейн эшчәнлеге буенча яңалыклар белән хәбәрдар буласың. Шулай ук 49-33-48 номеры буенча шалтыратырга була. Билетны кулдагы акча белән һәм карта аша түләү мөмкинлеге бар.