Якты юл
  • Рус Тат
  • 7 май 2018 яңалыклары

    • 7 май 2018 - 10:04
      Айрат Фәррахов: Пенсия яшен арттыру – яшәү сыйфатын яхшыртуга таба бер адым
      Депутат фикеренчә, бу - пенсионерларның яшәү сыйфатын яхшыртырга һәм икътисад үсешенә этәргеч бирәчәк. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов фикеренчә, пенсия яшен арттыру турында карар кабул итәргә кирәк. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде. «Икътисадчы буларак минем позиция мондый: бу мәсьәлә ничек кенә эмоциональ булмасын, пенсия...
      4066
      2
      0
    • 7 май 2018 - 10:02
      Владимир Путин Россия Президенты вазифасына кереште
      Көн уртасында башланган инаугурация тантанасы Зур Кремль сараеның Андреев залында узды. Владимир Путин Россия Президенты вазифасына кереште. Көн уртасында башланган инаугурация тантанасы Зур Кремль сараеның Андреев залында үтте. Дәүләт башлыгы ант кабул иткәннән соң, Кремль полкы парады смотры узар дип көтелә. Шуннан соң Кремльнең Благовещение соборында, күркәм гадәткә кергәнчә, гыйбадәт...
      723
      0
      0
    • 7 май 2018 - 09:55
      Батырларның исемнәрен онытырга безнең хакыбыз юк!
      Хөрмәтле сугыш ветераны, авылдашыбыз, Кызыл Йолдыз Ордены Ковалеры - Миннебаев Юнус Кәрим улы инде арабызда юк, әмма аның батырлыгы мәңге дә онытылмас!!! Рәхмәт Сезгә Юнус абый, сугыш кырында батырларча көрәшкәнегез, Җиңү таңын якынайтуга үзегездән зур көч куйганыгыз, безгә якты киләчәк бүләк иткәнегез өчен!!!!
      413
      0
      0
    • 7 май 2018 - 09:44
      Батырларның исемнәрен онытырга безнең хакыбыз юк!
      Авылдашыбыз, сугыш ветераны - Гыймазиев Гыйльмулла Гыймазиевич (сулда) 1939 елның 27 нче сентябрендә армия сафларына алына, дәһшәтле сугыш башлангач та аларны ботен роталары белән сугышка озаталар. Күп тә үтми Дубно шәһәрен янәшәсендәге Сосновка авылы янында барган конкойгыч сугышта ул фашистлар кулына пленга эләгә. Татарстан Республикасы тарихи-сәяси документлар Үзәк Дәүләт архивынан...
      871
      0
      0
    • 7 май 2018 - 09:39
      Рәхмәт хаты
      Газетабызда да, сайтыбызда да Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыруы турында хәбәр иткән идек инде. Тукай районыннан әлеге конкурста җирле шагыйрәбез Рәзинә Сәетгәрәева беренчеләрдән булып бер кочак иҗади эшләрен җибәрде. Конкурс нәтиҗәләре буенча аның эшләре иң яхшылар рәтенә...
      1412
      0
      0
    • 7 май 2018 - 05:10
      Зифа Кадыйрова: Әллә нинди зур, бөек әйберләр яза алмыйм инде
      Татар укучыларның яраткан язучысы Зифа Кадыйрова белән бүгенге татар укучысының үзенчәлекләре, әсәрдәге геройлары, язмышлар турында сөйләштек. Кыска гына вакыт эчендә татар укучыларының яраткан язучысына әйләнгән Зифа Кадыйрова белән бүгенге татар укучысының үзенчәлекләре, әсәрләрендәге геройлары, язмышлар турында сөйләштек. Татар укучысының мәхәббәтен яулаган язучы Зифа Кадыйрова белән без Чаллыда, аның яңа, матур...
      415
      0
      0
    • 7 май 2018 - 05:05
      Бабайлар әйткән : “Бүген алма чәчәк ата башлый ”,- дигәннәр
      Бүген 07нче май районыбызда көндез +14 җылы, төнлә +7 градус булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 752мм тәшкил итәчәк. Җил үзгәрүчән секундына 2-5м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 3:33 минутта, кояш бата 19:18 минутта. Бабайлар әйткән : "Бүген алма чәчәк ата башлый ",- дигәннәр.
      185
      0
      0
    • 7 май 2018 - 04:48
      Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы башкарма комитеты авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен җир участогы бирү турында хәбәр итә
      Россия Федерациясе Җир кодексының 39.18 маддәсе нигезендә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы башкарма комитеты авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен җир участогы бирү турында хәбәр итә. Әлеге белдерү кәгазендә күрсәтелгән максатта җир участоклары бирелү белән кызыксынучы гражданнар, крестьян (фермер) хуҗалыклары, белдерү басылып чыкканнан соң, 30 көн эчендә җир участогын сату яки аренда...
      189
      0
      0
    • 7 май 2018 - 04:20
      Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында яшәүче А.А.Стяжкова,“Туган як” акциясы кысаларында, туган авылына сәяхәт кылды
      "Туган як" акциясы кысаларында, Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында яшәүче Стяжкова Анисья Алексей кызы картлар йорты хезмәткәрләре белән, туган ягы, Тукай муниципаль районы Мрәс авылына барып кайтты. Анисья Алексей кызы гомере буе бозау караучы булып эшләгән. Аны Сайдашев исемендәге СХП эшчеләре бик җылы каршы алды. Чәй эчерттелэр, бүләкләр бүләк...
      202
      0
      0
    • 7 май 2018 - 04:17
      Тукай картлар һәм инвалидлар интернат йортында өмә дәвам итә
      Тукай картлар һәм инвалидлар интернат йортында өмә дәвам итә. Учреждение хезмәткәрләре белән беррәттән интернат - йортта яшәүчеләрдә, хәлләреннән килгәнчә, өмәдә катнашалар.
      188
      0
      0
    • 7 май 2018 - 04:08
      Аерым районнарда сәнәгать проектларының җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алуы күренми - Р.Миңнеханов
      Президент республика киңәшмәсендә сәнәгатьтә алда барган һәм үсеш дәрәҗәсе җитәрлек булмаган районнарны атады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә муниципаль сәнәгать мәйданчыкларының нәтиҗәлелеген анализларга йөкләде. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. "Алабуга" МИЗ, "Иннополис" МИЗ, "Мастер" КИП, "Химград" технополисы эш нәтиҗәләрен күрсәтте һәм алар аягында...
      232
      0
      0
    Реклама