16 апрель 2018 яңалыклары
-
Бабайлар әйткән : “Әгәр бүген көндез эссе,ә төнлә салкынча булса, һава торышы яхшы булыр ”,- дигәннәр
Бүген 17нче апрель районыбызда көндез +7 җылы, төнлә -1 градус булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 754мм тәшкил итәчәк. Җил үзгәрүчән секундына 1-2м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 4:19 минутта, кояш бата 18:38 минутта. Бабайлар әйткән : "Әгәр бүген көндез эссе,ә төнлә салкынча булса,...
-
Төп максат – язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамлау – министрлык
Моның өчен эшне ике сменада оештырырга кирәк. Республикада язгы чәчүне ике атна эчендә тәмамларга кирәк. Бу - авыл хуҗалыгы министрлыгының максаты. "Татарстанга яз соң килде дип әйтү дөрес түгел. Кыр эшләре үз вакытында башланып китте. Бүген республиканың 9 районы язгы кыр эшләренә кереште", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация...
-
Массакүләм матбугат чараларында “Зимняя вишня”да чыккан янгын сәбәбен атадылар
Әгәр дә вентиляцияне сүндергән булсалар, янгын таралмаган булыр иде. Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә чыккан янгын сәбәбе - дүртенче катта балалар уен зонасы өстендәге электр үткәргечтә кыска ялганыш булу, дип яза "Коммерсантъ". Кыска ялганыш түбәдән су агу нәтиҗәсендә булган. Түбәдәге җыештырып алынмаган кар эри башлап, сулары үткәргечкә тамып торган, диелгән...
-
Караганда татарлары Муса Җәлил истәлегенә концерт программасы әзерләгән
Герой шагыйрь хөрмәтенә Казахстанда ел саен мәдәни чаралар үткәрелә. Караганда Халыклар дуслыгы йортында герой шагыйрь Муса Җәлил (1906-1944) истәлегенә концерт булачак. Бу хакта Караганда өлкәсе "Ихлас" татар-башкорт берләшмәсе хәбәр итә. Мәдәни чара 22 апрель көненә билгеләнгән. Анда Муса Җәлилнең шигырьләре яңгыраячак, тормыш юлы, иҗаты хакында мәгълүмат биреләчәк. Билгеле булганча, Карагандада...
-
Татарстанда 13700 тракторның 11 меңе кыр эшләрендә катнаша
Язгы кыр эшләренә эшчеләрне читтән җәлеп итү очраклары булса да, тулаем алганда тракторчыларга кытлык юк. Татарстанда 13700 тракторның 11 меңе кыр эшләрендә катнаша. Һәр техникага кимендә бер тракторчы кирәк. Шуңа күрә, үзебездә җитешмәгән тракторчыларны читтән җәлеп итү тәҗрибәсе дә бар. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы...
-
2025 елга кадәр милли сәясәт стратегиясенең яңа редакциясе белән Татарстан килешеп бетми
Ирек Шәрипов әйтүенчә, Россия Федерациясенең 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясе тексты Татарстан вәкилләрендә сораулар уяткан. Россия Федерациясенең 2025 елга кадәр дәүләт милли сәясәте стратегиясенең яңа редакциясе текстына карата Татарстан вәкилләренең кисәтүләре, риза булмаган урыннары бар. Тәкъдимнәрне ил җитәкчелегенә җиткермәкче булалар. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният,...
-
Татарстанда язгы ташуның икенче дулкыны көтелә
Республиканың төньяк төбәкләрендәге елгалар кардан арчылу белән язгы ташуның икенче дулкыны киләчәк. Республикада язгы ташуның икенче дулкыны көтелә. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында билгеле булды. "Татарстанда язгы ташуның беренче этабы үтте, әмма икенче дулкыны көтелә. Бу - төньяк районнардагы елгалар ташу. Шулай ук әле Идел һәм Камадан да...
-
Авыл хуҗалыгы министрлыгы техника ремонтына комачаулаган факторны атады
"Көзге кыр эшләре соң тәмамлану сәбәпле, техника ремонтына дигән бер ай югалды", - диде министрлыкның механизация бүлеге башлыгы. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы Ришат Булатов "Татар-информ"га язгы кыр эшләренә керешү өчен техника ремонты бер айга соңарды дип белдерде. "Былтыр урып-җыю, туңга сөрү озак, көз ахырына кадәр бару сәбәпле,...
-
Язгы кыр эшләрен башкарырга Татарстанга 70 мең тонна ташламалы ягулык бирелгән
Ул базар бәясеннән 4-5 сумга арзанрак. Татарстанда язгы кыр эшләрен башкару өчен ягулык-майлау материаллары ягыннан проблемалар булмаячак. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механизация бүлеге башлыгы урынбасары Илнар Габбасов әйтте. "Язгы кыр эшләрен башкару өчен, Татарстанга 70 мең тонна ташламалы ягулык бирелде. Ташламалы ягулык базар бәясеннән 4-5 сумга арзанрак....
-
#ТукайлыларТукайныУкый – «Якты юл» газетасы флешмоб башлап җибәрә
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан «Якты юл» газетасы #ТукайлыларТукайныУкый дигән флешмоб игълан итә. Тукай районының исемендә үк шагыйрьнең исеме ята. Районга Тукай исеме дә нәкъ менә Габдулла Тукайның 90 еллыгы уңаеннан, бөек шагыйрьнең үлмәс исемен мәңгеләштерү максатында бирелә. Әлбәттә, тукайлылар үзләренең бөек шагыйрь исемен...