27 май 2017 яңалыклары
-
Тукайлыларны тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары кабул итә
РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Николаевич Циома тукайлыларны шәхси сораулар буенча кабул итә. Чара 2017 елның 1 июнендә Яр Чаллы буенча Тикшерү бүлегендә үткәрелә. Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 69нчы йорт (47/12 йорты). Кабул итүгә 8 (8552) 47-06-35 телефоны аша алдан язылу мәҗбүри.
-
Тузганак чәчәгеннән бал әзерлибез
200 г чәчәкнең чәчәк төбен өзеп ташларга. Салкын су белән юарга һәм 1,5 литр кайнар су коярга. Томалап, тәүлек буе төнәтергә. Аннан сөзеп, төнәтмәгә 2 лимон согы һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм болгата-болгата куерганчы кайнатырга. Сиропны җылы килеш банкаларга тутырырга. Тузганак балы ашкайнату системасы бозылганда файдалы. Тузганактан ясалган...
-
Вакытлыча эшкә килгән китапханәче 30 ел шушы һөнәрне башкара
Кече Шилнә авылы китапханәчесе Илсөяр Госсам кызы яраткан хезмәтенә урау юллар аша килгән. Китап укырга дүрт яшендә үк өйрәнсә дә, гомерен китаплар дөньясына багышлау нияте булмаган аның. Башта ул гел бишле билгеләренә генә Калмашта сигезьелык мәктәпне тәмамлаган, ә урта белемне Яңа поселогының рус-татар мәктәбендә дәвам иттергән һәм аны алтын медальгә...
-
Тукай районы Теләнче Тамак авылында гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр
Теләнче Тамак китапханәсендә «Туган йорт җылысы» дип исемләнгән кичә узды. Авылыбызда матур гомер итүче парлар кичәдә катнашты. Гөлсинә һәм Назыйф Арслановлар, Тәлгать һәм Раушания Фасыйховлар, Ринат һәм Роза Габдрахмановлар, Әхнәф һәм Энҗе Фәхриевлар гаилә кыйммәтләре хакында әңгәмә алып бардылар. Кичә җыр-бию, шигырьләр белән үрелеп барды. Кунакларга истәлеккә Зәрия Вәлиеваның «Бәхет...
-
Мәдәният өлкәсендә 41 ел
Гөлбостан апаны мин китапханәдә эшләгән чорыннан ук беләм. Ул безгә кызыклы, мавыктыргыч кичәләр оештырды. Китапка мәхәббәтне дә Гөлбостан апа уяткандыр бездә. Шуңа да үзем дә китапханәче һөнәрен сайладым. Гөлбостан апа миңа китапханәчеләр бүлегендә укыганда да үз киңәшләрен бирә иде. Аңламаган сорауларым булса, тизрәк аңа шалтырата идем.
-
Тукай районында бакчачылык ширкәтләре рәисләренең 90 проценты штрафка тартылачак
Район башкарма комитеты, янгын сүндерү хезмәте вәкилләре һәм экологлар составындагы комиссия бакчачылык ширкәтләрендә янгын куркынычсызлыгы торышы һәм экологик хәлне тикшерде. Рейд атна буе дәвам итте. Ширкәтләрнең якынча 90 процентында кагыйдәләрне бозу фактлары теркәлде. Болар, нигездә, чүпне вакытында чыгармау, чокырларда коры ботакларның өелеп яту очраклары. Берничә урында коры чүпнең янып яткан...
-
Укырга ярата Калмия авылы халкы
Күп еллардан бирле халыкны рухи яктан баетып яшәүче китапханәләр күп районыбызда. Аларны саклап калу һәм халыкны китапханәләргә тарту йөзеннән төрле мавыктыргыч чаралар, кичәләр үткәрелә. Шундыйларның берсе - Калмия авылы китапханәсе.
-
Тукай районында җәйге лагерьлар эшли башлады
Кичә Калмия мәктәбе базасында «Чемпион» хәрби-патриотик лагере эшли башлады. Биредә 10 сыйныф укучыларыннан 25 бала тупланды. Лагерь 1 июньгә кадәр эшләячәк. Июньнең беренче көненнән 21 авылда мәктәп яны лагерьлары ишекләрен ачачак. Быел аларга район буенча 754 укучы йөриячәк. Мәктәп яны лагерьлары буенча инде киләсе уку елының көзге каникулына ук план...