Якты юл
  • Рус Тат
  • 25 гыйнвар 2017 яңалыклары

    • 25 гыйнвар 2017 - 12:53
      Тукай районы халкы үз авылы турында язып бүләккә ия була ала
      Бөтендөнья татар конгрессы Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра. Тукай районы халкын әлеге конкурста катнашырга чакырабыз. Моның өчен бары үз авылыгыз турында тәфсилләп язарга кирәк. Конкурска килгән эшләр юнәлешләргә һәм 3 төрле яшь категорияләренә бүленеп бәяләнәчәк: мәктәп балалары (10-17 яшь), студентлар...
      707
      0
      0
    • 25 гыйнвар 2017 - 09:30
      Валерий Пучининны искә алдылар
      22 гыйнварда - якташыбыз, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә башын салган Валерий Пучининның үлгән көнендә, «Татарстан» совхозы поселогындагы һәйкәл янында хәтер митингы үтте.
      441
      0
      0
    • 25 гыйнвар 2017 - 08:10
      Бер үк сәгатьтә бакча йорты һәм мунча янды
      21 гыйнвар көнне кичке сәгать 6 тулгач янгын сүндерүчеләр Әҗмәкәй авылында мунчага ут кабуы турында хәбәр алалар. Хуҗабикә, балалары кайтуга дип, көндез мунча яккан була. Аларны озатканнан соң кичке сәгать 6ларда өендә электр уты сүнә. Аптырап, ишегалдына күз салгач, мунчадан яктылык чыкканын күрә. Аннары аның ялкын икәнен аңлап ала. Үзе...
      489
      0
      0
    • 25 гыйнвар 2017 - 07:20
      Орлыкта хикмәт бар
      Авыл кешесенең, игенченең күп еллар җирдә эшләп, бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган, тирән фикерле, тапкыр сүзләрен, әйтемнәрен укып сокланасың. Анда яшәешнең тирән фәлсәфәсе: «Ни чәчсәң, шуны урырсың», «Яхшы орлыкның игене дә яхшы булыр», «Чүп чәчсәң, таза ашлык ала алмассың». Әйе, халык әйтемендәге әлеге сүзләр туры мәгънәсендә дә гаять әһәмиятле. Көннәр...
      548
      0
      0
    • 25 гыйнвар 2017 - 07:05
      Машина йөртү хокукын кайтару өчен имтихан тапшырырга кирәк
      Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр саны кимеми. Таныклыктан мәхрүм ителү срогы кайсы көннән исәпләнә башлый? Таныклыкны ЮХИДИгә тапшырырга кирәкме? Административ җаваплылык вакыты чыкканнан соң кайсы вакыт аралыгында таныклыкны алырга кирәк? Һәрдаим кабатлана торган шундый һәм башка сорауларга район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев ачыклык кертә....
      666
      0
      0
    • 25 гыйнвар 2017 - 06:15
      Вадим Махеев халыкны кабул итте
      Районда 23 гыйнвардан коррупциягә каршы көрәш буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эшли. Аның кысаларында халыкны ТР Дәүләт Советы депутаты, «Оптовик» ҖЧҖ генераль директоры Вадим Махеев тукайлыларны кабул итте. Матбугат чаралары вәкилләреннән тыш, очрашуга сорау белән бер генә кеше килгән иде. Пенсионер, хезмәт ветераны Марат Гарифуллин үзенә пенсиянең тиешенчә түләнмәве турында...
      519
      0
      0
    Реклама