Якты юл
  • Рус Тат
  • 4 гыйнвар 2016 яңалыклары

    • 4 гыйнвар 2016 - 18:34
      Бүген төнлә “Йолдызлар яңгыры”н күзәтеп булачак
      Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә, 5 гыйнварда, күктә гаҗәеп тамаша - "йолдызлар яңгыры"н (метеоритлар агымы) күзәтеп булачак. Әлеге астрономик күренеш 23.00 сәгатьтә башланып, таң атканчы дәвам итәчәк. "Йолдызлар яңгыры"н күзәтү өчен ниндидер махсус техника кирәкми, аны гади күз белән дә күреп булачак. Тик шунысы бар: аның бөтен матурлыгын күрер өчен, шәһәрдән...
      1075
      0
      0
    • 4 гыйнвар 2016 - 15:33
      Кече Шилнә авылы музеена Ильбухтинодан кунаклар килде (фото)
      Туган як тарихы белән тагын да тирәнрәк таныштыру максатыннан Кече Шилнә авылы мәдәният йортында урнашкан авыл тарихы музеена экскурсия оештырды. Бу очрашуга Ильбухтино авылыннан рус җыры ансамбле "Рябинушка" чакырылды. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Арби Велидов килгән кунакларга авылы үсеше тарихы турында сөйләде һәм туган якка багышланган экспонатлар белән таныштырды.
      636
      0
      0
    • 4 гыйнвар 2016 - 13:00
      Яңа поселоында Кыш бабай призына күңелле ярышлар үтте (фото)
      Үткән ялларда Яңа поселогының спорт мәктәбе базасында Кыш бабай призларына «Күңелле стартлар» уены булып үтте. Ярышларда барысы бергә 7-8 яшьлек 15 бала катнашты. 3 январь көнне шушы ук мәктәптә мини-футбол буенча ярышлар үтте. Анда 25 егет-кыз катнашты. Баш судья - Илдус Нәҗмиев. Барлык җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Тамашачылар...
      925
      0
      0
    • 4 гыйнвар 2016 - 06:54
      Хоккей ярышлары үтә
      Бүген, 4 гыйнвар көнне, Боерган авыл җирлегендә хоккей уеннары буенча Боерган авыл җирлеге башлыгы кубогына ярышлар үткәрелә. Анда 1998 елгы һәм аннан да яшьрәк булган яшүсмерләр катнаша. Хоккей уеннарында Күзкәй, Калмия, Калмаш, Кече Шилнә, Боерган авыл җирлекләре командалары катнаша. Ярышлар сәгать 10да башлана.
      882
      0
      0
    • 4 гыйнвар 2016 - 06:45
      Массакүләм чаңгыда һәм тимераякта шуу башланды
      Яңа ел каникуллары вакытында районыбызда тимераякларда һәм чаңгыларда шуу өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылды. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт мәктәбе базасында массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә бик теләп катнашты. Алар үзләренә атна буена җитәрлек энергия һәм көч тупладылар. «Без барыбыз...
      982
      0
      0
    Реклама