25 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Республикада бер көндә киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаган ике җәяүленең гомере өзелде
Фаҗигаләр 13 ноябрьдә була. Беренчесе иртәнге сәгать 5 тулгач Лениногорск - Бөгелмә юлында теркәлә. Анда 36 яшьлек ир-ат «ГАЗ-3102» машинасы астына керә. Икенче һәлакәт кичке 5тә Яшел Үзән районында була - анда «ВАЗ-2114» автомобиле 37 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Ике очракта да җәяүлеләр урында ук җан бирә. Ун ай эчендә республика...
-
Авыл хуҗалыгында сан алуга әзерлек башланды
2016 елның 1 июленнән Россия буенча авыл хуҗалыгында сан алу чарасы үтә. Ул ай ярым дәвам итәчәк. Бу вакыт аралыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, крестьян-фермер хуҗалыкларының, шәхси эшмәкәрләрнең, бакчачылык ширкәтләренең, ярдәмчел һәм шәхси хуҗалыкларның исәбе алыначак. 2015 елның 1 октябренә алынган мәгълүматлар буенча, районда 29837 объект сан алу аша үтәргә тиеш....
-
Террорчылык очракларыннан саклану өчен һәркем уяу булырга тиеш
Террордан саклану чараларын көчәйтү максатында хәтта китапханәләрне дә тикшерәләр. Әлеге эш аларда федераль исемлеккә кергән экстремистик эчтәлекле әдәбиятның булмавына инану өчен башкарыла. Ел башыннан районда эчке эшләр хезмәте тарафыннан 35 китапханә тикшерелде, мондый фактлар теркәлмәде, андый әдәбиятны тарату белән шөгыльләнүче сәүдә нокталары ачыкланмады, дип белдерелде дүшәмбе көнне район хакимиятендә террорчылыкка...
-
«Энергетик» мәдәният сарае кичә-концертка чакыра
28 ноябрь 11 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган кичә-концерт була. Чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә Рзаева оештыра һәм алып бара. Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 6+
-
Юстиция министры урынбасары тукайлыларны кабул итә
1 декабрь көнне 11.00-13.00 сәгатьләрдә район хакимияте бинасының 116нчы кабинетында тукайлыларны ТР юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Илдус улы Заһидуллин шәхси сораулар буенча кабул итә. Кабул итүгә алдан язылу өчен 8 (8552) 70-36-50 телефоны буенча Башкарма комитетның юридик бүлегенә шалтыратырга кирәк.
-
Эшмәкәр булырга өйрәтәләр
ТР Икътисад министрлыгы 26 ноябрь көнне эшмәкәрләр өчен «Бизнес-десант» дип аталган өйрәнү семинары үткәрә. Чарада катнашучыларга документлар пакеты белән бергә әзер бизнес-идеяләр бушлай таратылачак. Алар эшмәкәрлектә яңа юнәлешкә кереп китү мөмкинлеге бирәчәк. Бу документлар эшен яңа башлап җибәрүчеләргә дә, дәвам итүчеләргә дә файдалы булачак. Чара 11.00-15.00 сәгатьләрдә район хакимиятенең утырышлар...
-
Биредә киез итекләр, йон оекбаш, каз-үрдәкләр, ни телисең – шул бар
Үткән шимбә көнне, гадәттәгечә, ярминкәгә чыгып керергә булдым. Юкка гына булмаган икән. Көннәр суыткач биредә тагын да җанлырак, күңеллерәк булып киткән. Кыш өчен хас товарлар: киез итекләр, йон оекбаш-бияләйләр, каз, үрдәк түшкәләре кыш җитүен хәбәр иткәндәй, сәүдә рәтләренә купшылык өстәп, үзләренә шәһәр халкын дәшеп торды.