21 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Ташкичү авылында иҗат итүче шагыйрә әби
Ел әйләнәсендә без Мусабай-Завод авыл җирлегендә азмы-күпме каләм тибрәтүче, шигырьләр язучы авылдашлар белән әңгәмәләр, очрашулар үткәрдек. Бүген исә үзебезнең җирлектә, Ташкичү авылында яшәп иҗат итүче Мәсһүдә Кәлимуллина турында язарга алындым.
-
Дәү әнидә кунакта булдылар
Күптән түгел Иске Байлар авылы клубында «Дәү әнидә кунакта» дип исемләнгән бик матур кичә үтте. Анда авылның өлкән яшьтәге апалары кич утырырга килгән иде. Алар ул көнне үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, уеннарда катнаштылар, күргәзмәгә кул эшләрен тәкъдим иттеләр.
-
Иске Гәрдәле урамнары яктырырмы?
Иске Гәрдәледә яшәүче Виктория Лапшинадан редакциягә: «Авылда баганаларда яктырткычлар юк, берәр чарасын күрсеннәр иде», - дигән хат килде. Бу мәсьәлә буенча без Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗановка шалтыраттык һәм түбәндәге җавапны алдык: «Бу авылга соңгы ике ел эчендә генә дә 80ләп яктырткыч куелды. Ләкин, кызганычка каршы, алар ватылып, янып...