Якты юл
  • Рус Тат
  • 23 август 2015 яңалыклары

    • 23 август 2015 - 14:15
      Этләргә дә паспорт бирәләр
      Бу атна башыннан республикада котыру чире буенча профилактика икеайлыгы (17 августтан 16 октябрьгә кадәр) башланды. Әлеге уңайдан районның ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре бу сишәмбедән авыл җирлекләренә чыга башлады. Алар авыл җирлекләрендә булган мәчеләргә-этләргә котыру чиренә каршы вакцинация уздыралар. Шулай ук аларны теркәп, махсус паспорт та тапшырачаклар. Әлеге хезмәтләрнең барысы да икеайлык...
      492
      0
      0
    • 23 август 2015 - 11:19
      Изге җирдә сәяхәттә булып кайттык
      Районның ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисләре Биләр якларына сәяхәт кылдылар. Музей-йортта бу истәлекле урынның тарихы белән танышканнан соң, Хуҗалар тавына менеп, изге теләкләр теләделәр, Изге чишмә суы белән коендылар. Хәтта изге суны өйләренә күчтәнәч итеп тә алдылар.
      480
      0
      0
    • 23 август 2015 - 10:01
      «Ду» китереп, концерт куйдык
      Шатлык зурмы ул, кечкенәме - мөһим түгел, ә менә кешеләргә аны бүләк итү үзеңнең дә күңелеңне сугара, яшәү офыгың киңәеп, яктырып киткәндәй була. Менә без, авыл үзешчәннәре дә, киңәшләштек тә Теләнче Тамак авылындагы картлар һәм инвалидлар йортына концерт белән барырга булдык. Аннан үзебез дә канәгать булып, сөенеп кайттык. Гомер көзләрендә...
      799
      0
      0
    • 23 август 2015 - 07:04
      Күңелләрне сугару өчен музейда булу кирәк икән
      Без, картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре, үзебездә тәрбияләнүче өлкәннәребезне «Бөек Җиңүгә 70 ел» акциясе кысаларында Иске Абдул авылындагы «Гиндукуш» музеена алып бардык. Музейга бик күп хәрби экспонатлар тупланган. Аның эшчәнлегенең максаты - Россия Федерациясе Хәрби көчләре казанышлары белән таныштыру, патриотик хис тәрбияләү. Биредә урнаштырылган экспонатларны карап йөргәндә дөньяда тынычлык сагында...
      448
      0
      0
    • 23 август 2015 - 06:13
      Оешмадан субсидияне дәүләткә кире кайтаруын сорыйлар
      Район прокуроры «Агро М и Н» авыл хуҗалыгы оешмасының субсидия формасында алынган 103 мең сум акчасын федераль һәм республика бюджетларына кире кайтаруын сорап Яр Чаллы шәһәр судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Тикшерүләрдән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм буларак оешма 2014 елда федераль бюджеттан 42118 сум, республикадан 60805 сум акча...
      567
      0
      0
    Реклама