Якты юл
  • Рус Тат
  • 21 август 2015 яңалыклары

    • 21 август 2015 - 12:34
      Газетаның мобиль хәбәрчесе бул
      «Якты юл» газетасының электрон варианты сәгать саен диярлек яңартылып тора. Сез - газета укучылардан килгән хәбәрләрне yakti.ul76@gmail.com электрон адресыбызга тәҗрибәле журналист Сәрия Гарипова рус һәм татар телләрендә интернеттагы сайтыбызга урнаштыра. Газета атнага ике тапкыр чыга, кайбер хәбәрләр искерергә өлгерә, аларны инде урнаштыруның кирәге калмый. Газет битендә урын да җитмәскә мөмкин....
      520
      0
      0
    • 21 август 2015 - 12:23
      Сосновый Бор поселогында балалар бакчасы бинасы табибларга фатир итеп биреләчәк
      Бу көннәрдә Сосновый Бор поселогында балалар бакчасы яңа, иркен бинага күчәргә тиеш. Әлегә ул торак йортта урнаша. Бакча күчкәч, бу фатирлар кемгә биреләчәк, дигән сорау белән редакциябезгә мөрәҗәгать иттеләр. Без бу сорауны район башлыгы Васил Хаҗиевка юлладык. - Балалар бакчасы яңа бинага күчкәч, бу ике фатир табибларга биреләчәк. Шул рәвешле...
      536
      0
      0
    • 21 август 2015 - 09:55
      Сергей Морозовның китабы тәкъдим ителде һәм Елизавета Зоринага мемориаль такта ачылды
      Үткән атнаның җомгасында Ильбухтино авылында «Туган көнең белән, авылым!» дигән бәйрәм узды. Әлеге тантаналы чара авылга 365 ел тулу уңаеннан оештырылды, шулай ук туган як тарихын өйрәнүче Сергей Морозовның «Җиңү көненең мәңгелек язы» («Победы вечная весна») дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
      1534
      0
      0
    • 21 август 2015 - 09:51
      Явым мазасызламаса, урак дәвам итә
      «Кама» агрофирмасы кырларында Чаллы-Сарман юлыннан барганда, кайсы якка карасаң да алтынсу төскә кергән иген басуларында төркем-төркем комбайннар эшли. Урылган җирләрне ашлап, тракторлар туңга сөрә, тирән итеп культивацияли. Бу төр агрочаралар «Кама» агрофирмасы басуларында үткәрелә. Урып-җыю мәйданы да шактый әле.
      823
      0
      0
    • 21 август 2015 - 07:37
      Круглое Поле паркы төзелешендә тулы куәтенә эш бара
      14 август көнне Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәрендә яңартылган Г. Тукай исемендәге паркны һәм китапханәне ачты. Әлеге уку һәм ял паркын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән игълан ителгән парклар һәм скверлар елы кысаларында төзекләндерделәр. Бу программа буенча республикада барлыгы 143 заманча парк һәм сквер барлыкка киләчәк. Аларның...
      715
      0
      0
    • 21 август 2015 - 05:40
      Хезмәтен хөрмәтләп
      Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Тукай муниципаль районының Мәдәният һәм ял үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты директоры Нәзир Фәнир улы Гимазетдиновка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
      493
      0
      0
    Реклама