12 август 2015 яңалыклары
-
12 август 2015 - 13:19Тукай районы яшьләре каникулларын инглиз телендә генә аралаша торган лагерьдә үткәрдеКем ничек, ә безгә җәйге ялыбызда Биектау районының Бөреле поселогында урнашкан «Костер» лингвистик лагерында ял итәргә насыйп булды. Без бу лагерьда үзебезгә бик күп белем тупладык, укыдык, төрле кызыклы чараларда катнаштык.
-
12 август 2015 - 10:52Алкоголь продукциясен законсыз сату очракларын «Халык контроле» ачыклыйАлкоголь һәм спиртлы эчемлекләрне законсыз сату очраклары турында хәзер www.uslugi.tatarstan.ru порталында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәр итәргә була. Шушы ук порталда Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлегендә алкоголь продукциясе партиясен теркәү номеры буенча легальлеген тикшерү мөмкинлеге бар.
-
12 август 2015 - 10:11Икмәкле җирдә җыр да була- Ындыр табагына агитбригада килә икән», дигән хәбәрне ишеткәч, күңелгә рәхәт булып китте. Югыйсә, урак башланганнан бирле баш күтәрми өч сменада эшлибез, бергәләшеп чәйләп алудан башка куаныч та юк сыман иде. Алай дисәң дә гөнаһ булыр: игеннәребез каерылып уңды, шөкер, урып-җыю эшләре тоткарлыкларсыз бара, ындыр табагына яңа уңыш ашлыгы төялгән...
-
12 август 2015 - 08:53Иң яхшы уку кабинеты билгеләнәРайоныбыз мәктәпләре арасында иң яхшы уку кабинеты исеменә конкурс үтә. Әлеге чараның максатлары - уку-методик комплексларын ныгыту, аны яңарту өстендә эшләү, федераль дәүләт укыту стандартларына туры китерү, тәҗрибә туплау. Бүгенге көнгә конкурсның эксперт комиссиясе инде билгеләнгән. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Исаев, аның урынбасары Винера Шакирова, район мәгариф бүлеге җитәкчесенең...
-
12 август 2015 - 07:51Ашлыкны киптерү җаен тапмасаң, йөзләрчә мең акча югалтасың5 августта көне буе әледән-әле яуган пыскак яңгыр комбайннар эшен туктатты. Комбайнчылар күк йөзендә әле уңнан, әле сулдан каралып килгән болытларга, яңгырның даими сибәләвенә шомланып, комбайннарын техника паркына кайтардылар.