3 август 2015 яңалыклары
-
Тукай районында бер көндә өч кеше БСМПга эләкте
2 август көнне төнге сәгать 3тә Яр Чаллы - Мерәс юлының 18нче километрында 37 яшьлек хатын-кыз идарә иткән «Калина» машинасы юл кырыена төшеп әйләнә. Йөртүче тизлекне арттырган һәм дистанция сакламаган була. Нәтиҗәдә, ул үзе дә, 28 яшьлек пассажиры да күптөрле җәрәхәтләр белән БСМПга озатыла. Автомобильдәгеләр икесе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән...
-
Территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен укыту-семинар үтте
Татарстан Республикасында бердәм тавыш бирү көнен үткәрүгә багышлап, узган атнада территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен өйрәнү семинары уздырылды. Аны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Э. Гобәйдуллин һәм секретаре Н. Борисова һәм оештыру-методика бүлеге мөдире Ф. Таҗиева алып барды. Укыту программасы сайлауга әзерлек кампаниясендә һәм тавыш бирү барышында...
-
Тукай районында яңа хәрби комиссар
Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде. Бу вазифага 1989 елдан башлап Хәрби Көчләрдә хезмәт иткән, моңа кадәр Менделеевск районында хәрби комиссар, бүлек башлыгы булып эшләгән, подполковник, 43 яшьлек Дамир Шамил улы Вәлиев килде.