23 июль 2015 яңалыклары
-
23 июль 2015 - 13:39Ындыр табагында балалар эшлиАтна башында районда урак башланды. Иген кырларында эшләгән тәҗрибәле, үз эшләренең осталары булган механизаторлар белән бергә уракта яшьләр дә эшли. Әйтик, иң беренчеләрдән булып иген басуына төшкән «Ярыш» хуҗалыгының ындыр табагында укучы балалар җаваплы хезмәтләрнең берсен башкара. Илгиз Идиатуллин, Данияр һәм Айрат Хафизовлар, Диана һәм Лиана Нуруллиналар, Ләйсән Галиева, Миләүшә...
-
23 июль 2015 - 13:29Южный поселогында бораулау җайланмасы урлаганнар21 июльдә төнге сәгать 2дә район буенча Эчке эшләр бүлегенә бер ир-ат Южный поселогында бораулау җайланмасын урлаулары турында хәбәр итә. Кисәтеп торуга да карамастан, райондашлар төзелеш урыннарында һаман да кыйммәтле эш коралларын, төзелеш материалларын калдыруларын дәвам итәләр. Караклар исә шуны гына көтеп тора, шуңа күрә хуҗалар үз милекләренә игътибарлы булсыннар...
-
23 июль 2015 - 13:27Чаллыда өч кешене үтергән җинаятьче тоткарланды22 июльдә, төш вакытында, Чаллының бер фатирында өч кешенең үле гәүдәсе табылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлеге (ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган иде. Хокук сагындагылар бүген әлеге җинаятьне кылуда шикле кеше -...
-
23 июль 2015 - 13:08Тукай районында 30 градуска кадәр җылытаТукай районында һава температурасы күтәрелү көтелә, дип хәбәр итте бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең метеорологик фаразлар җитәкчесе Ирина Трущина. "27 июльдән районда һава температурасы күтәрелә башлый", - дип хәбәр итте ул. 28 июльдән башлап республикада һәм районнарда 23-28 градус җылы булачак, 29 июль көнне термометр баганалары 30...
-
23 июль 2015 - 12:11Күктән генә көтеп ятмыйкКүп кенә район газеталарына күзәтү ясап чыккан идем. Кызык кына бер нәрсәгә тап булдым: авыл хуҗалыгы тармагына багышланган мәкаләләр юк дәрәҗәсендә. Игенчелек, терлекчелек, яшелчәчелек тармакларына кагылышлы язмалар бирер урыннары да калмаган бугай. Аларның урынын реклама дигән нәрсә басып алган (ансыз да яшәп булмый икән газеталарга). Авылларның уңган механизаторларын, белгечләрен, савымчыларын,...
-
23 июль 2015 - 09:05Сугышта әйткән нәзерен тулысы белән үтәде1972 елның азагында, чатнама суык бер көндә «Баулы» совхозы директоры Нәҗип Зыятдиновны обкомның беренче секретаре Фикрәт Табеев үзенә чакырып ала. «Юньлегә түгелдер, я берәр шикаять бардыр, я аппарат эшенә күчерергә ниятлидер», - дип мең төрле сораулар белән Казанга чыгып китә. Беренче секретарь Нәҗипнең эшен даими күзәтеп тора, җае төшкән саен...
-
23 июль 2015 - 08:43«Калина» «Рено Дастер»ны юл кырыена этеп төшергән20 июльдә кичке сәгать дүрт тулганда Яр Чаллы - «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлында «Лада Гранта» машинасы белән «Фольксваген Поло» машинасы бәрелешә. Авариядә беренче автомобильнең тиешле дистанцияне сакламыйча хәрәкәт иткән, әле бер еллык кына стажы булган 19 яшьлек йөртүче егет гаепле. Аның аркасында «Фольксваген» руле артында утырган 24 яшьлек хатын-кызның сәламәтлегенә...
-
23 июль 2015 - 08:22Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны теркәү бараБу көннәрдә район территориаль сайлау комиссиясендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны теркәү бара. Искә төшерәбез, муниципаль берәмлекләргә сайлаулар агымдагы елның 13 сентябрендә үтәчәк. Документлар кабул итү 14 июльдә башланган иде. Сайлау комиссиясенең кандидатларны теркәү буенча беренче утырышы 21 июльдә үтте. 23 июльгә Борды, Кече Шилнә, Боерган авыл җирлекләре буенча...