Якты юл
  • Рус Тат
  • 22 июль 2015 яңалыклары

    • 22 июль 2015 - 13:23
      Район савымчылары Питрәч сыерларын сава
      Бүген Питрәч районында сыер савучылар арасындагы республикакүләм бәйгенең икенче көне бара. Биредә савымчы ханымнар һәм ир-атлар 15 номинациядә көч сынаша. «Нечкә бил», «Без булдырабыз», «Күп балалы сыер савучы», «Терлекчеләр династиясе дәвамчылары» - болар шул номинацияләрнең берничәсе генә. Әлеге бәйгедә безнең район савымчылары да катнаша. Бу хакта тулырак киләсе саннарда укырсыз.
      581
      0
      0
    • 22 июль 2015 - 11:12
      Азнакайда үткән Халыкара фестивальдә районыбызның фольклор коллективлары да чыгыш ясады
      Күптән түгел Азнакай шәһәрендә Халыкара «Чатыр тавында җыен» дип аталган төрек халыкларының фольклор фестивале үтте. Барысы бергә фестивальгә Татарстан Республикасыннан 30лап иҗат коллективы килгән иде. Кырым Республикасының Бакчасарай районыннан килгән балалар иҗат коллективы да бәйрәмгә ямь өстәде.
      687
      0
      0
    • 22 июль 2015 - 10:07
      Уракка төштеләр. «Ярыш» хуҗалыгы игенчеләре ындыр табагына беренче олау ашлык алып кайтты
      Дүшәмбе көнне «Ярыш» хуҗалыгы игенчеләре, районда иң беренчеләрдән булып, уракка төште. Хуҗалык механизаторлары Әнвәр Ногманов, Фәнис Шәмсиев иярләгән комбайннар иң элек көзге арыш басуына керде. - 50 гектардагы көзге арышка кичә алындык. Уңыш гектарыннан 20 центнер чыга. Эшне тиз тотарга тырышабыз, чөнки һава торышының нинди буласын белеп булмый. Иртән аяз,...
      724
      0
      0
    • 22 июль 2015 - 08:02
      Калмия авылы китапханәсендә язучылар белән очрашу булды
      Калмия авылы китапханәсендә «Гөлгә бизәп гомер юлларын» дип исемләнгән Яр Чаллы шәһәре язучылары - Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова белән очрашу кичәсе узды.
      792
      0
      0
    • 22 июль 2015 - 07:27
      Хезмәтләрен хөрмәтләп
      Авыл хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы Тукай районара бүлеге башлыгы Назыйм Миңневәли улы Сәлахетдиновка «Татарстан Республикасының Атказанган агрономы» дигән мактаулы исем бирелде. «Кама» агрофирмасы хезмәткәрләре - баш агроном Минталип Галиев РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт...
      536
      0
      0
    • 22 июль 2015 - 06:22
      Район дәүләт статистика бүлегендә яңа җитәкче
      Бер айлык җәйге ялга туктап алганнан соң, районда җитәкчеләр катнашындагы атналык киңәшмәләр яңадан башланып китте. Район башлыгы Васил Хаҗиев район дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Сәет Гыйләҗевны лаеклы ялга китүе белән тәбрикләде. Аның урынына район хакимиятенең икътисад бүлегендә баш белгеч булып эшләгән Гөлназ Шәйхуллина билгеләнде. Янгын куркынычсызлыгы хезмәтендә дә кадрлар үзгәреше...
      569
      0
      0
    • 22 июль 2015 - 06:13
      Игътибар, конкурс тәмамлана
      Кадерле укучыларыбыз, "Якты юл" газетасы "Җиләкле җәй" фотоконкурсы игълан иткән иде. Катнашырга теләүчеләр газетаның электрон почтасына (yakti.ul76@gmail.com) "җиләкле" фотографияләр һәм матур хат язып җибәрделәр. Бүгенге көнгә биш лидерыбыз бар. Алар өчен тавыш бирергә онытмагыз. Исегезгә төшерәбез, конкурста җиләк җыйган кеше дә, аннан кайнатма әзерләгәннәр дә, урманга барып, тәмләп ашап кына...
      1623
      0
      0
    • 22 июль 2015 - 05:04
      Республикакүләм ярышта Иштирәктән Диләрә Һадиева II урын алды
      Күптән түгел генә Казан шәһәрендә «Балалар илебезне рәсемгә төшерә!» дип аталган IX республикакүләм телевизион конкурсның йомгаклау этабы үтте. Ул Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы, Сынлы сәнгать дәүләт музее ярдәме белән «Бердәм Россия» сәяси партиясе, шулай ук «Татарстан» дәүләт телерадио компаниясе тарафыннан уздырылды. Мәртәбәле конкурсның «Бөек Җиңүнең 70 еллыгына» багышланган...
      1444
      0
      0
    Реклама