10 июль 2015 яңалыклары
-
10 июль 2015 - 13:06Тукай районында Гает намазы вакыты мәгълүм булдыТатарстан мөфтие, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин фәрманы буенча, Гает намазы 17 июль көнне иртәнге сәгать 7 дә Тукай районының бөтен мәхәлләләрендә дә укыла, дип хәбәр итә районыбызның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов.
-
10 июль 2015 - 13:03Фитыр сәдакасе күләме 100-500 сумРамазан ае башланыр алдыннан уздырылыган Голәмәләр шурасы җыелышында фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде. Фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 500 сум бер кешегә. Фидия сәдакасы - 200 сум. Зәкятнең нисабы алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 170000 сум....
-
10 июль 2015 - 12:40Мунча себеркесе бәйлибезКаен себеркесен июньнең 20сеннән июль уртасына кәдәр әзерләү яхшы. Каен ботакларын коры көнне төшкә кадәр, чык кипкәч кисәргә кирәк.
-
10 июль 2015 - 11:39Витамин бакчада үсәИюль - файдалы яшелчә һәм җиләк-җимешләргә бай ай. Организм өчен кирәкле витаминнарны җәй айларында туплап калырга мөмкин. Хәзер күбесен сатып та аласы юк. Яңа гына өлгергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне бакчада өзеп кенә кабасы.
-
10 июль 2015 - 11:38Шилнәбаштан Розалия Шаһиәхмәтованың очып китәрдәй күбәләкләреРәссамның эшләре фотографияләре белән мәкалә ахырында танышырга мөмкин. Шилнәбаш авылында туган Розалия Шаһиәхмәтова, физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, төшенкелеккә бирелеп утырмый. Ул язган картиналарны күрсәң, беренче төркем инвалид димәссең. Ул үз гомерендә бер мәртәбә дә аягында йөрмәгән, шуңа өстәп, куллары да тулысынча эшләми. Ләкин, шуңа да карамастан, рәсемнәренә җан иңгән...
-
10 июль 2015 - 09:03"Рамазан ае" сәхифәсендә кызыклы язмалар барИсегезгә төшерәбез, сайтыбызда "Изге Рамазан ае" сәхифәсе эшләп килә. Анда хәдисләр, ураза тотучыга киңәшләр, намаз вакытлары һәм башка кирәкле, файдалы, кызыклы мәгълүмат белән танышырга мөмкин. Сәхифә белән танышу өчен баш биттәге менә бу рәсемгә басу да җитә. Ураза тотучыларның догалары кабул булсын, бу айда барыбызга да күбрәк яхшылыклар эшләргә язсын!
-
10 июль 2015 - 08:49Кадер кичәсен көтәбезМөселманнар өчен айлар арасында рамазан ае, көннәр арасында җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк санала. Кадер кичәсе рамазан аеның соңгы ун көне арасындадыр, ул төгәл билгеләнмәгән. Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп уздырырга кирәк. "Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк",...
-
10 июль 2015 - 07:35Шилнәбашта бәйрәм уңаеннан Верка Сердючка чыгыш ясадыШилнәбаш авылының «Нива» мәдәният йортында бәйрәм концерты үтте. Чараны алып баручылар - Иван Володин белән Анжелика Пономарева ачып җибәрде. Алар тамашачыларга Петр һәм Феврония Муромскийларның тормыш юллары, мәхәббәт тарихлары турында сөйләде. Кичәдә күбесенчә мәхәббәт турында җырлар яңгырады. Константин Титов, Анжелика Пономарева, Милена Һадиева, Елена Беспалова, Иван Володин, бәйрәм кунагы Ольга...
-
10 июль 2015 - 06:22Райондашларыбыз республикакүләм веломарафонда катнашаТатарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте башлангычы белән, республикада җиденче тапкыр «Наркотикларсыз Татарстан» исеме астында веломарафон үтә. Казан шәһәреннән 27 июньдә кузгалган марафончылар безнең район территориясенә 12 июль көнне килеп җитәчәк. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге баш белгече Айсылу Вәҗиева белдерүенчә, Зәй ягында урнашкан Тукай...