30 июнь 2015 яңалыклары
-
Тукай районының Малтабар авылында ифтар ашы узды
28 июнь көнне Тукай районының Малтабар авылында ифтар ашы узды. Анда 50 якын кеше, шул исәптән Күзкәй, Калмия, Боерган, Колыш авылы мөселманнары да катнашты. Ураза тоткан кардәшләребез каршында районның имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов кеше гомеренең кыскалыгы һәм аны бәрәкәтле, хәерле итеп үткәрергә кирәклеге турында вәгазь сөйләде. Чаллы кунагы Фәүзия Бәйрәмова...
-
Тукайлылар республика ифтарында катнашты
26 июнь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, "Казан-Арена" стадионы дирекциясе белән берлектә өченче мәртәбә "Республика ифтары"н уздырды. 5 мең кешегә исәпләнгән иң зур ифтар мәҗлесе "Казан-Арена" стадионында үткәрелде. Бу зур чарага чакырылганнар арасында республика дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле...
-
Исерек килеш руль артына утырганнарны 1 июльдән төрмә көтә
1 июльдән РФ Җинаять кодексына юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозган өчен җаваплылыкны арттыруга бәйле үзгәрешләр үз көченә керә. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә. Әлеге үзгәрешләр 2014 елның 31 декабрендә имзаланган 528нче РФ Федераль законында каралган. РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсе буенча транспорт чарасы...
-
Бүгеннән вакыт 1 секундка озыная...
Бүген, ягъни 30 июнь көнне халык кичәге көн белән чагыштырганда 1 секундка озаграк "яшәячәк". Җир әйләнешен тикшерү белән шөгыльләнүче Париж галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән: вакытны тәртипкә китерү өчен 1 секунд өстәргә кирәк икән. Бактың исә, вакыт узган саен Җир үзенең әйләнешен әкренәйтә икән. Галимнәрнең бер өлеше әлеге үзгәрештә айны...