17 июнь 2015 яңалыклары
-
Фермерларны борчыган мәсьәләләр яңа булмаса да, алар хәл итүне сорый
Бүгенге көндә районда 65 крестьян-фермер хуҗалыгы, 31 гаилә фермасы бар. Үткән елда КФХлар белән 3503 тонна сөт, 31 тонна - дуңгыз, 42 тонна - сарык, 328 тонна - сыер, 1294 тонна кош ите җитештерелгән. Фермерлар шәхси хуҗалык тотучылар белән бергә 2014 елда җәмгысы 1,6 миллиард сумлык продукция җитештергәннәр. Дүшәмбе көнне...
-
Район башлыгы Сабан туе бәйрәмен оештыручыларга рәхмәтен белдерә
Бүген иген кырлары күзне сөендерә: чәчүлекләр тигез, куе, инде буй калкытып киләләр. Нәкъ шундый бер мәлдә, күптән килгән гадәт буенча, халык иген үстерүчеләргә рәхмәт йөзеннән, сабанчылар бәйрәменә җыела - Сабан туе дибез гасырлар түреннән килгән бу милли бәйрәмне. Бүген инде бу бәйрәм интернациональ төсмер алды һәм күпмилләтле безнең районда әлеге...
-
Изге Рамазан ае котлы, мөбарәк булсын!
Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләрем! Һәммәгезне дә мөселман дөньясында иң олы һәм шатлыклы вакыйга - изге Рамазан ае башлану белән ихлас котлыйм, сәламәтлек, имин тормыш телим. Бу айда без барча уй-ниятләребезне бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә, мохтаҗларга ярдәм итү кебек игелекле гамәлләр кылуга багышлыйк. Чөнки әлеге мәңгелек кыйммәтләр бер-береңне яхшырак аңларга, башка дин...