9 июнь 2015 яңалыклары
-
Тукай районы хуҗалыклары печән чабарга чыкты
Районыбызның хуҗалыклары өчен кызу вакыт - печән өсте башланды. Тукай районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов хәбәр итүенчә, аларның һәркайсында 35 гектардан алып, 170 гектарга кадәр чабылган мәйданнар бар инде. Әлеге эштә кирәкле барлык техника да кулланыла. Шулай ук, беренчеләрдән булып "Гигант" хуҗалыгы сенаж салуга кереште. фотоhttp://ru.ela.mobi...
-
Яңа посёлогында Сабан туе (фото)
Ул көнне табигать тә, Яңа посёлок хезмәтчәннәренең кәефен төшерергә оялгандай, иртәдән кояшлы, аяз булды. Агачларның яфраклары "Сабантуй бүген посёлокта, илаһи зур тамаша, барыгыз да Сабантуй мәйданына ашыгыгыз " - диеп пышылдашып , шатлыклы хәбәрне иркә җилләр канатына утыртып, авылдан-авылга, өйдән-өйгә тараттылар. Мәйданга халык шактый җыелган иде. Көчле фанфаралар астында театраль...